news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында үзара салым кертү буенча референдум узды

Халыктан үзара салым кертү авыл җирлекләрендәге социаль-мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк.

(Чүпрәле, 20 ноябрь", "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районында кичә үзара салым кертү буенча референдум узды, дип яза җирле басма .

Халыктан үзара салым кертү авыл җирлекләрендәге социаль-мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, республика бюджетыннан халыктан җыелган акча суммасын дүрт тапкыр арттыру каралган. Шуңа да чүпрәлеләр әлеге мөһим чараның кирәкле булуын аңлыйлар һәм үз тавышларын бирергә дип чыкканннар.

Иске Чүпрәледән Нәзирә һәм Илгиз абый Хәйретдиновлар:

-Ил күләмендә үтүче мондый сәяси чараларны бервакытта да калдырганыбыз булмады. Алай гына да түгел, сайлауларга, референдумнарга чыгуны гражданлык бурычыбыз итеп тоябыз. Район күләмендә соңгы елларда күп эшләр алып барылды. Тирә-як чын-чынлап үзгәрде, матурайды. Болар барысы да шушы җирлектә яшәүчеләр-безнең өчен эшләнә. Шуңа да без үз чиратыбызда хөкүмәт җитәкчеләребез тырышлыгына теләктәшлек белдерегә тиешбез дип уйлыйбыз.

Фирдәүсә һәм Мансур Измайловлар да Иске Чүпрәленең йөзе бик нык үзгәрүен белдерделәр.

-Хәзер ял итим дисң, парк бар, кайткан кунакларны алып чыгарга ял итү урыннары, күрсәтерлек җирләребез күп, р аллага шөкер. Җитәкчеләребез тырышлыгы болар барысы да. Ә безнең рәхмәтебез ул-тавышыбыз,-диләр алар.

Район авыл җирлекләрендә сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә үз эшен башлап җибәрде. Быел күпчелек авыл җирлекләрендә үзара салым күләме 300 сумны тәшкил итә. Дөрес, 500 әр сум җыючылар да бар, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100