Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районында яшәүче 86 яшьлек Закир Шәрәпов сайлауларга чаңгыда килгән
Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авыл җирлеге территориясенә кергән Иске һәм Яңа Задур авыллары сайлау участогында 80 сайлаучы теркәлгән.
(Чүпрәле, 18 март, "Татар-информ", "Туган як"). Авыл кешесе, аеруча өлкәннәр һәр эшне иртән тәмамларга өйрәнгән. Шуңа да Татарстанның Чүпрәле районы Иске һәм Яңа Задур авыллары халкы сайлау участогына иртән үк килгән иделәр. Араларында 86 яшьлек Закир абый Шәрәпов сайлауларга чаңгы белән килгән, дип яза район газетасы.
"Үз гомеремдә беренче тапкыр сугыштан, 1946 елда сайларга туры килде. Ә мондый кар-буранлы сайлаулар минем хәтеремдә икенче тапкыр булды. Шуңа да чаңгы белән килергә туры килде", - ди актив тормыш рәвеше алып баручы ветеран.
Россия Президентын сайлаулар хакында исә ул, һәркем үз фикерен белдерергә тиеш, ди. “Мин исә, илебез тыныч, имин, әйбәт булсын өчен, дип үз тавышымны бирдем", - диде Закир абый Шәрәпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз