Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле районында Яңа Кәкерле авылын таныта торган стелла куелды
Арт-объектның архитектурасын, шулай ук әти-әнисе Иске Кәкерледән булган Гөлназ Сәмигулла кызы эшләгән.
(Чүпрәле, 16 июнь, «Татар-информ», «Туган як», Резидә Җамалетдинова). Чүпрәле районы территориясеннән М7 юлына чыгучы автомобиль трассасында «Яңа Кәкерле» дигән авылны таныта торган стелла куелды.
Стелланы ясату идеясен шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Мәскәү каласында яшәүче Җәмил Хәйруллин тәкъдим иткән. Арт-объектның архитектурасын, шулай ук әти-әнисе Иске Кәкерледән булган Гөлназ Сәмигулла кызы эшләгән.
Әлеге стелланы ачу тантанасына бертөркем яңакәкерлеләр җыелган иде. Район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авылның күренекле кешеләре килде.
«Олы юл өстендә булгач, авылга җиткәндә аның нәкъ менә Яңа Кәкерле икәнлеген белгертеп торучы, кайчан нигез салынуы, азрак тарихы турында хәбәр бирүче шундый билге булсын, дип уйлап йөрдем. Безнең авыл бит әле ул Чувашия ягыннан килгәндә дә, Ульяновск ягыннан кайтканда да күренә. Шуңа да язуларны ике телдә эшләттек», — ди кече ватанының патриоты Җәмил Хәйруллин.
Чарага килгән һәркем диярлек бу изге гамәле өчен аңа рәхмәт әйтте. Күпләр аның авылга гына түгел, районга да ярдәм итүе турында сөйләде. Марат Гафаров исә, райондашына «Чүпрәле энциклопедиясе» китабын да бүләк итеп бирде һәм киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлеккә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз