Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районында көнбагыш уңышының кырык процент чамасы җыеп алынган
Быелгы коры һава шартларында да һәр гектардан уртача 21 центнер көнбагыш суктыралар.
(Чүпрәле, 22 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районында майлы культуралардан саналган көнбагышны берничә хуҗалык кына үстергән. Аның гомуми мәйданы 2963 гектарны тәшкил итә. Көнбагышның 40 процентка якыны җыеп алынды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Равил Бикчуров әлеге культураны өч елдан бирле үстерәләр икән. Беренче елны – 250, аннары 300 һәм инде быел аның мәйданын 400 гектарга җиткергәннәр.
“Көнбагыш табышлы культура. Дөрес, аны үстерүнең аерым үзенчәлекләре бар. Чәчелә торган кырлар тигез һәм кимендә 25 – 27 сантиметр тирәнлектә сабан белән эшкәртелгән булырга тиеш. Шуларны үтәми торып, мул уңыш турында уйлама да инде”,- ди КФХ башлыгы Равил Бикчуров.
Берничә ел эчендә көнбагыш үстерүнең бөтен серләренә дә диярлек төшенгәннәр монда, чәчү әйләнешенә кертеп участок сайлап алу һәм чәчүдән башлап суктыру эшләренә кадәр төгәл эш тәртибе билгеләнгән. Чәчкәндә бер гектарга 50 килограмм исәбеннән минераль ашлама керткәннәр, ике мәртәбә рәт араларын эшкәрткәннәр. Әлеге участоклардан уңышны җыеп алгач та, басуларны чиста парга калдырып ял иттерәләр һәм киләсе көздә уҗым культуралары чәчәчәкләр.
400 гектар мәйданны биләгән басулар дүрт участокка бүленгән. Былтыр берничә сортны сынап караганнар, “пионер” һәм “савенко” сортлары уңыш бирүчәнлекләре белән өстенлеккә ирешкән. Быелгы коры һава шартларында да һәр гектардан уртача 21 центнер көнбагыш суктыралар. Үткән ел һәр килограмм көнбагышны 14 сум 50 тиеннән сатсалар, быел 15 сумнан килешү төзегәннәр. Шулай да Равил Бикчуров бу бәядән канәгать түгел. Беренче елны эшкәртү заводы һәр кило өчен 21 сум түләгән, аннан соң ни сәбәптәндер кинәт кенә бәяне төшереп тә куйганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз