Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районында Иршат белән Наҗия Хөсәеновлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр
"Ай ярым чамасы гына дус йөрдек тә өйләнештек",- диләр көлешеп Хөсәеновлар.
(Чүпрәле, 21 март, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында гомер кичерүче 85 яшьлек Иршат белән 83 яшьлек Наҗия Хөсәеновлар үзләренең бриллиант туйларын – бергә кушылып яшәүләренә 60 ел тулуны билгеләп үттеләр, дип яза районның "Туган як" газетасы.
"Сез күпме дуслашып йөрдегез һәм ничек өйләнештегез?" дигән соравыма икесе бер тавыштан: "Ай ярым чамасы гына дус йөрдек тә өйләнештек",- диләр көлешеп. Хәзер аларның бергә яшәүләренә алты дистә ел тулды һәм бер – берсенән башка бер көн дә яши алмауларын да яшермиләр.
-Беләсезме, без бит бер авылда туып үстек. Бер – беребезне кече яшьтән үк белә идек. Иршат яшь вакытта да бик тыйнак һәм бар яктан да үрнәк егет иде. Әтиләребез дә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китте. Безгә олылар янәшәсендә көн – төн эшләргә туры килде. Иршатны мичкә куелган арбага үгез җигеп басуга су ташу эшенә билгеләделәр. Ә, без, кызлар колхоз эшендә олыларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Иршатның сугыш ветераны дигән медале дә бар. Аннан соң кызларны Тарханга, урман эшенә җибәрделәр. Без гаиләдә дүрт бала идек. Дүртенчесен әниебез әти сугышка киткәч тапты. 1942 елның җәендә әтиебез Хәбибулла каты яралана һәм озак вакыт госпитальдә ята. Бераз дәвалангач аны янә фронтка озаталар. 1944 елда аның һәлак булуы турында хәбәр килде",- дип сөйли бөтен гомерен колхоз эшенә багышлаган Наҗия ханым.
Иршат абый да бөтен барлыгын авыл тормышына бирә. Озак еллар комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1951 – 1954 елларда солдат хезмәтендә була. 1955 елда энергиясе ташып торган егет кул чалгысы белән 30 гектардагы арышны төземнәргә сала. Шушы хезмәте өчен аңа идарәдән рәхмәт әйтеп бүләк тапшыралар. Мөстәкыйль комбайнда эшләгән елларында да һәрчак алдынгылар рәтендә була. Күп мәртәбә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Тормыш дигәнең дә син теләгәнчә генә бармый икән шул. Көтмәгәндә, сукса тимер өзәрлек 45 яшендәге ир инфаркт кичерә. Аңа табиблар икенче "группа инвалид" бирәләр. Идарә җитәкчеләре аның тырышлыгын, һәр эшне җиренә җиткереп үтәвен исәпкә алып Иршатны остаханә мөдире итеп билгелиләр. Аннан соң да озак еллар колхозда заправщик хезмәтен башкара. Аның хезмәт стажы гына да 70 елга якын.
...Иршат абый Наҗия апага күп илтифат күрсәтеп йөрми. Кыйммәтле матур бүләкләр дә бирми. Ул еллардагы тормыш авырлыгы үзен нык сиздерә. Яшьләр кичәсендә якыннан танышып киткәч тә ике яшь йөрәктә мәхәббәт утлары кабына. 1957 елның җылы март көнендә аларның дәртле туйлары гөрли.
60 еллап вакыт үтсә дә алар арасындагы иң якты хисләр һәм бер – берсенә булган хөрмәт бүген дә нәкъ яшь чактагы кебек үк яши. Мәхәббәт җимешләре – биш бала тудырып үстерәләр, аларны олы тормышка чыгаралар, югары уку йортларында укытып белемле итәләр. "Барысы да кешеләрдәге кебек үк",- диләр "яшь парлар". "Бәхетле гаиләгезнең сере нидә?",- дигән соравыма да алар: "Бер – береңә юл бирергә кирәк. Без беркайчан да өй эшләрен бүлешеп тормадык, кисәтү ясашмадык. Гаилә бюджетыбыз да уртак булды",- ди Наҗия ханым. "Без әти – әни арасында гауга булганны хәтерләмибез, без, балаларны да беркайчан кимсетмәделәр. Алар интеллигенция кешеләре түгел, югары белем дә алмаганнар. Әмма аларда тумыштан ук акыллылык, тыйнаклык һәм сабырлылык тәрбияләнгән. Шулар ярдәмендә алар бер – берсенә тугрылык сакладылар, безне дә шулай тәрибияләделәр",- ди әти – әнисенең брилиант туйларына кунакка кайткан кызлары.
Ул көнне юбиляр парны котларга элек елларда "Цильна" колхозы рәисе урынбасары булып эшләгән, хәзер крестьян – фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуров белән агро идарәнең кадрлар буенча консультанты Дамир Аббазов та килгән иде. Алар Наҗия апа белән Иршат абыйга истәлек бүләкләре һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе Ирек Мөхәммәтҗановның Рәхмәт хатын да тапшырдылар. 60 ел бергә яшәү һәм бриллиант туйны бәйрәм итү уңаеннан Хөсәеновлар шушы кадәр вакытның сизелми дә үтүенә үзләре дә гаҗәпләнүләрен белдерделәр, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз