news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында җирле язучы Әмир Сабирҗановның иҗат кичәсенә ветераннар килгән

Авторның китабы “Иске Чокалы авылы язмаларыннан” дип атала һәм ул “Приоритет” нәшриятында 100 данә басылып чыккан.

Чүпрәле районында җирле язучы Әмир Сабирҗановның иҗат кичәсенә ветераннар килгән
chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы үзәк китапханәсендә җирле язучы, сигез китап авторы Әмир Адиҗан улы Сабирҗановның иҗат кичәсе булып үтте. Кичәне Резеда Фәизова алып барды. Чарага язучының чордашлары, гаиләсе, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, бертөркем ветераннар килгән иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әмир ага Сабирҗанов – районда күренекле кеше. Ул 45 еллык хезмәт стажының 30 елын районның баш агрономы булып хезмәт митеп үткәргән һәм нәтиҗәле уңышларга ирешкән шәхес, “Татарстан Республикасының атказанган агрономы”. Әмир ага яшьлек елларыннан ук күргәннәрен-белгәннәрен куен дәфтәренә теркәп барган.

Аның язмалары әледән-әле район газетасында урын ала торган иде. Лаеклы ялга чыккач исә газета кысаларына гына сыймыйча, Ә.Сабирҗанов китаплар яза һәм аларны үз акчасына бастырып дөньяга чыгара башлады. 

Автор язмаларында хезмәт кешесенә дан җырлый. Үзе туып-үскән Иске Чокалы авылының ерак үткәнен, бүгенгесен барлый. Һәм менә ахыргы, күптән түгел генә басылып чыккан китабы да аның авылда үткән бәйрәмгә багышлана.

Чираттагы китабы авторның “Иске Чокалы авылы язмаларыннан” дип атала һәм ул “Приоритет” нәшриятында 100 данәдә басылып чыккан.


Нравится
Поделиться:

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100