Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районында "Дуслык күле" заманча итеп яңартыла
Анда көймәләр, катамараннар йөзәчәк.
(Чүпрәле, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова ). Чүпрәле районында кешегә күрсәтерлек һәм рәхәтләнеп ял итәрлек күл булачак. Ул районга көнчыгыш яктан керү юлында – Татар Саплыгы белән Алешкин Саплык авылы берләшкән җирдә, дип яза район газетасы.
Бу урында күл тирәсендә тагын ниләр булачагын да сөйләп үтик. Күлнең бу як ярыннан икенче ярына кадәр - 84 метр озынлыктагы күпер төзелеп ята анда шушы мәлдә. Кафе да булачак. Төрле мәдәни чаралар уздыру өчен мәйданчык инде ясалган, Православие кануннары буенча часовня да сафка бастырыла.
Күл башлангычны элеккедән үк шушы урында бәреп торган чишмәләрдән һәм авыл эченнән агып килүче елгадан ала. Авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев әйтүенә караганда, авыл уртасындагы әлеге елгага көймәләр, катамараннар да җибәреләчәк икән әле.
"Күл төбен, елганы агач, куак төпчекләреннән, чытырманлыклардан чистартабыз, - ди Петр Артемьев. – Сүз дә юк, күләмле эш, әмма язга кадәр чистартып бетерербез, дип уйлыйм. Анда авыл халкы өчен генә түгел, ә юлчыларга да туктап, ял итеп китәргә матур урын булачак.
Һәм иң әһәмиятлесе - моны Алешкин-Саплык, Татар Саплыгы авылы кешеләре үз куллары белән эшли. Авыл башлыгы белән киңәшләшеп авыл эшмәкәрләре башлап, шулай бергәләшеп, авыл эчендә часовня төзеп куйганнар. Мәктәп янын, социаль учреждениеләр тирәсен төзекләндергәннәр. Шушы ике авыл халкының бердәмлегенә, дуслыгына хәйран калырлык – шушыдыр инде ул кече ватаныңны ярату, аны үзеңнең игелекле эшләрең белән бизәү. Әлеге урынны саплыклыларның "Дуслык күле" дип атаулары да тирән мәгънәгә ия. Ике милләтнең гасырлар буе бер туганнар кебек яшәве чагыла бу исемдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз