news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында өч яңа объект ачтылар

Барлык төзелешләр дә илкүләм проектны тормышка ашыру ярдәмендә мөмкин булды.

Чүпрәле районында өч яңа объект ачтылар
chuprale-online.ru/

(Казан, 31 август, “Татар-информ”,). Республика һәм район көненә Чүпрәледә Түбән Чәке авылында күп функцияле үзәк, Кече Аксу авылында фельдшер-акушерлык пункты һәм Алешкин-Саплык авылында авыл җирлегенең административ бинасы ачылды. Бу турыда "Родной край" район басмасы хәбәр итә.

Барлык социаль-әһәмиятле объектлар да республика программасы һәм "Мәдәният", "Сәламәтлек" илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Яңа биналарны ачу тантаналары «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров катнашында узды.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, кунаклар яңа биналар белән танышты, подрядчы оешмаларның башкарган эшләренә югары бәя биреп, авылда уңай үзгәрешләр өчен нәтиҗәле эш теләделәр.

Түбән Чәке авылында күп функцияле үзәге объекты төзелеше 2019 елның мартында башланган, 200 кеше сыйдырышлы бинаның гомуми мәйданы 410,8 кв. м. тәшкил итә.

Алешкин-Саплык авылында Башкарма комитет бинасын төзү эше 2019 елның мартында ук башланды. Шул вакыт эчендә гомуми мәйданы 91,3 кв .м. булган объектны төзеп бетерделәр.

Бу бәйрәм көнендә Әгъзам Гобәйдуллин Кече Аксу авылы фельдшерына истәлекле бүләк тапшырды. Кунаклар ФАП бүлмәләренең эчке ягын һәм җиһазларын карады, медицина ярдәмен күрсәтү шартларының уңайлылыгын бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100