news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районында булган авариядә Чувашиядән килгән ир белән хатынның гомере өзелгән

«Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнгән.

Чүпрәле районында булган авариядә Чувашиядән килгән ир белән хатынның гомере өзелгән
авария шаһитлары фотосы

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Авария бүген иртән Иске Шәйморза авылы янында булган. Юл һәлакәтен күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Чувашия номерлары куелган «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнгән.

«Машина йөртүче һәм пассажир шунда ук үлгән. Икесенә дә 50 яшьләр тирәсе», - дип белдерде шаһитлар.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, авариядә ир белән хатын һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot