news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында "Бердәм Россия" көне үтте

Актив белән очрашу вакытында Римма Ратникова партиягә яңа кабул ителүчеләргә партия билетлары тапшырды.

(Чүпрәле, 1 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы тагын бик күп сандагы кунакларны каршылады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, " Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров катнашында " Бердәм Россия" көне булып узды, дип яза җирле басма.

Проект эше тугыз мәйданчыкта алып барылды. Иң башлап Римма Ратникова район активы белән очрашты. Очрашуда партия алдында торган бурычлар анализланды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары республикада мондый проектның 14 ел элек гамәлгә куелуы турында искәртте. Һәм проектның максаты булып ведомство, министрлыклар җитәкчеләренең урыннарга чыгып, төбәкләрдәге хәл белән танышу, халык белән очрашулары, кирәк булганда ярдәм итүләре, проблемаларны урында хәл итү максатын күздә тота.

Очрашу вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров сүз алып районда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең 22 бүлекчәсе эшләве турында белдерде. Район Советына сайланган депутатларның 92% бердәмроссиялеләр. Районда, шулай ук, 1486 партия тарафдары исәпләнә һәм 70 кеше партиянең "Яшь гвардиячеләр" сафында тора.

2014 ел – Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар узганнан соң Чүпрәле районында башкарылган эшләр күләменә күз салсак, бездә 15 мәктәп капиталь төзекләндерелгән 3 балалар бакчасы төзелгән, 8енә капиталь төзекләндерү үткәрелгән, сәламәтлек саклау юнәлешендә 7 яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелсә, 9ы капиталь төзекләндерелгән, 5 күпфункцияле үзәк, 4 ветеринария участок пункты төзелгән һәм башка бик күп төрле эшләр эшләнгән. Бүгенгесе көндә дә партия линиясе буенча тагы да бер спорт объекты төзелә һәм әйтергә кирәк барлык эшләрнең башында да "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары тора.

Марат Гафаров томышның бер урында гына тормавын, тагын да дәвам иттерергә һәм гамәлгә куелырга тиешле эшләр барлыгын да белдерде.

-Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән район халкын эчәргә яраклы су белән тәэмин итү буенча күләмле эшләр башкарылды. Киләчәк елларда безнең алда бу эшләрне төгәлләү – районның һәр авылына су китерү бурычы тоа, шулай ук, авылларга юл кертү, төзелгән юлларны төзекләндерү бурычы да көн кадагыннан төшерелмәячәк, -диде.

Актив белән очрашу вакытында Римма Ратникова партиягә яңа кабул ителүчеләргә партия билетлары һәм "Бердәм Россия" партиясенең Чүпрәле бүлеге сәркатибе Илдар Каюмовка партиянең Рәхмәт хатын тапшырды.

"Бердәм Россия" көне" кысаларында, Чүпрәле районының Татарстан Республикасы башкаласы Казаннан ярыйсы ук еракта урнашканлыгын күздә тотып, бу көнне районда Республика клиник хастаханәсе, ДРКБның "Сәламәтлек үзәге" белгечләре халыкны кабул итүне оештырды. Әлеге кабул итүләр 100дән артык чүпрәлелене "колачлады", аларның 45е балалар иде. Моннан тыш төрле мәйданчыкларда ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге катнашында районда сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләрен үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышулар барды. Бигрәк тә балаларның җәйге ялын оештыруга әһәмият бирелде. Бу уңайдан делегациянең бер өлеше "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагерында булып, анда эшнең куелышы белән танышты һәм балаларны сәламәтләндерү, аларның ялын оештыру мәсьәләре буенча фикер алышулар "Түгәрәк өстәл" артында дәвам итте.

Римма Ратникова катнашында үткән "Түгәрәк өстәл" артында фикер алышуда райондагы коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү юллары бәян ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100