Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында "Халык талантлары йолдызлыгы" фестивале узды
Дүрт баянчының өздереп татар халык көйләренә төзмә уйнавы йөрәкләрне җилкендерде.
(Чүпрәле, 6март, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы Зур Чынлы авылы мәдәният йортында "Халык талантлары йолдызлыгы" фестивале узды, дип яза районның "Туган як" газетасы.
Шушы кичәдә чыгыш ясарга чыккан һәрбер башкаручыны минем йолдызларга тиңлисем килде. Чынлап та сәхнәгә берсе артыннан икенчесе балкып, чын халык талантлары чыкты. Шушы кичәдә чыгыш ясарга күктәге йолдызларның иң матурларын җыйган кебек мин, иң якын дусларымны, авылдашларымны һәм хезмәттәшләремне чакырдым. Шуңа күрә концертыбызны да "Дуслар җыелган җирдә" дип атадык. Ерак араларны якын итеп килеп чыгыш ясаучы дусларымны авыл халкы бик яратып каршы алдылар һәм алкышларга күмеп озатып калдылар. Шундыйлардан чын талант ияләре Альберт Мушарапов, Рифкат Мухаметшин, Тәлгат Заббаров, Тәлгат һәм Гөлназия Фахрутдиновлар, Зөлфия Калимуллина, Зөлфия Салаховалар.
Авылдашларым Ульяновск шәһәреннән кайтып чыгыш ясаучы Фәния Айнетдинова, Наилә Басыйрова, Рәис Шагаев, Румия Айметова, Гүзәл Хакимовларны кат-кат алкышларга күмделәр.
Үзешчән шагыйрә 7 китап авторы Наҗия апа Шагаеваның укыган шигырьләрен бик җылы кабул иттеләр.
Созвездие-Йолдызлык фестивалендә катнашып урыннар яулаган җырчыбыз Рузилә Алиеваның, Гөлназ Мухаметзянованың, картлар белән эшләүче Венера Алтынбаеваның, Ульяновск шәһәре "Ак калфак" оешмасы рәисе Кәримә Алиуллованың җырлары 8 март хатын-кызлар бәйрәменә бүләк булып яңгырады.
Концертта шулай ук балалар бию түгәрәгендә шөгелләнүче балалар фин халык биюен, Адилә Миначеваның башкаруында татар халык биюләре бик оста башкарылды.
Дүрт баянчының өздереп татар халык көйләренә төзмә һәм татар халык уен коралы кубызда әтиле-уллы Багаутдиновларның уйнавы йөрәкләрне җилкендерде.
Концертыбызның "йөзек кашы" булып "Рәйхан" фольклор коллективы чыгышы ясады. Коллектив быел яшьләр белән тулыландырылып яңа программа әзерләде. Фольклор чыгышында татар халык җырлары, биюләре, "каеш сугышлы", "капкалы", "йөзек салыш", "су агу" кебек борынгы уеннар күрсәтелде. Авыл халкы фольклор чыгышын бик яратып карады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз