news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы ЗАГС бүлегендә Халыкара гаилә көне узды

Бу көнне өлкәннәр генә түгел, икенче һәм аннан соңгы балаларын алып кайтучы яшь гаиләләр дә тәбрикләнде.

(Чүпрәле, 17 май, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы ЗАГС бүлегендә нәкъ менә Халыкара гаилә көнендә моннан 60 һәм 40 ел элек тормыш юлларын башлаган шундый гаиләләрне тәбрикләделәр. Чара "Ныклы гаилә" Федераль партия программасы кысаларында үтте, дип яза район газетасы.

Озак еллар бәхетле гомер итүче Иске Чүпрәле авылыннан Нина һәм Петр Егоровлар, алар 60 ел иңне-иңгә куеп яшиләр. Нина Василиевна гомерен сәламәтлек саклау, ә Петр Егорович район кулланучылар җәмгыте өлкәсенә багышлаган. Бриллиант туйларын билгеләп үтүче әлеге хөрмәтле пар өч ул тәрбяләп үстерә, бүгенге көндә 6 онык һәм 6 оныкчыкның яраткан дәү әти-әниләре.

40 ел – якут (рубин) туйларын билгеләп итүче Фирдәүсә һәм Рәис Вәлиевлар исә Кече Чынлы авылыннан. Хезмәт юлларын туган колхозларында башлаган гаилә биш балага гомер бирәләр, кызганыч, бер уллары вафат булган. Бу гаиләнең дә тормышы бик матур, өйдә үзара аңлашу, кайгырту, ярату хөкем сөрә. Балалары да әти-әниләрен хөрмәт итә.

Күркәм гаиләләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров котлады, тигез, бәрәкәтле тормыш теләде.

Бу көнне өлкәннәр генә түгел, икенче һәм аннан соңгы балаларын алып кайтучы яшь гаиләләр дә тәбрикләнде. Аларга дәүләт программасы нигезендә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды.

Бүгенге көндә районда әлеге сертификат 1363 гаиләгә тапшырылган.

Бәйрәм чарасында гаилә кыйммәтләре турында матур сүзләр әйтелде, җырлар яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100