news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы Яңа Элмәле авылында беренче тапкыр Авыл көне узды

Теләүчеләр спорт ярышларында катнаштылар.

Чүпрәле районы Яңа Элмәле авылында беренче тапкыр Авыл көне узды
chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 16 июль, "Татар-информ", "Туган як", Наталия Клементьева).Чүпрәле районы Яңа Элмәле авылында беренче тапкыр Авыл көне узды. Авыл көнен яңаэлмәлеләр мәдәният йорты ачылуның биш еллыгына һәм авылның оешуы көненә багышлаганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәмгә җыелган халыкны һәм кунакларны район башлыгы Марат Гафаров котлап, исәнлек, гаиләләрдә муллык, бәхет, шатлык хөкем сөрүен теләде. Авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков иганәчеләрне бүләкләде, авылдан чыккан данлыклы шәхесләрне атады.

Бәйрәмдә "Йелмел” фольклор ансамбле, Николай Ларионов сүзләренә иҗат ителгән "Çēнйēлмел" җырын башкарды. Шулай ук "Калинушка", "Хелхем" фольклор коллективлары әлеге күркәм бәйрәмнең бизәге булды.

Теләүчеләр спорт ярышларында катнаштылар. Гер күтәрүдә, армспортта, капчык белән йөгерүдә көч сынаштылар. Бәйрәмнең төп спорт чарасы милли көрәш булды, анда спортчылар чемпион исеме өчен көрәште. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Кул эшләре осталарына халык һәрвакыт хөрмәт белән караган. Бу бәйрәмдә дә авыл уңганнары тарафыннан кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде: чигү-бәйләү эшләнмәләре, картиналар һ.б. куелган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100