news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы "Цильна" хуҗалыгында орлыкларның яңа сортлары сыналачак

500 гектар мәйданның бер өлешенә Бельгия белгечләре уйлап тапкан “Коньон” сортлы чөгендер чәчәргә ниятлиләр.

(Чүпрәле, 27 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районы "Цильна" хуҗалыгында орлыкларның яңа сортлары сыналачак. Быел Кече Чынлы игенчеләре үз басуларында сабан бодаеның “Бурлак” сортлысын 40 гектарда сынап карамакчылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ульяновск тәҗрибә участогында "Бурлак" сортының уртача 50 центнер уңыш бирүгә сәләтле икәнлеге ачыкланган. 500 гектар мәйданны биләргә тиешле шикәр чөгендеренең дә “Крокодил” сортыннан калган бер өлешенә Бельгия белгечләре уйлап тапкан “Коньон” сортлысы чәчеләчәк.

Быелгы язда район игенчеләре 66137 гектарда тырмалау үткәрергә тиешләр. Аның 12466 гектарын уҗым культуралары, 8804 гектарын күпьеллык үләннәр һәм 44867 гектарын туңга сөреп калдырылган басу мәйданнары тәшкил итә.

Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятендә 5442 гектар басулар тырмаланырга тиеш.  Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландырдык. Ашлама җитәрлек кайтарылды. Чәчүлекләргә дә аны бер гектарга 103 килограмм исәбеннән кертәчәкбез”, - ди хуҗалыкның баш агрономы Рәис Рәимов.

Дым каплатуда эшләүче агрегатларны күзәтәбез. “Әнә басу читенә якынлашып килүче тракторны Илнур Сатдинов идарә итә. Көн саен 50 – 60 гектарда дым каплата”, - ди ул сүзен дәвам итеп.

Чәчүгә чыгарга тиешле техника да күптән әзерлек сызыгында. Тик менә көннәрнең салкын торуы гына эшне бераз тоткарлый. Чәчү өчен туфрактагы җылылыкның алты градустан да ким булмавы кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100