Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылында күпфункцияле үзәк ачылды
Төзелештә катнашкан алдынгыларга Мактау грамоталарын Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов тапшырды.
(Чүпрәле, 28 декабрь, "Татар-информ", "Туган як", Резидә Җамалтдинова).Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылында күпфункцияле үзәк ачылды, дип яза җирле басма.
Әлеге авылны Татарстанның көньяк-көнбатыш капкасы, диләр. Янәшәдә генә урнашкан Рус Шатрашаны һәм башка авыллар Ульяновск өлкәсенә карый. Авылда 106 йорт исәпләнә, 273 кеше яши. Кече яшьтәге 13 бала бар, шуның өчесе балалар бакчасына йөри.
Күпфункцияле үзәк авылдагы башлангыч мәктәпне, мәдәният йортын, китапханәне, фельдшер-акушерлык пунктын бер түбә атсына берләштерде. Һәм төзелеше, ачылышы авыл халкы өчен онытылмаслык вакыйга булды. Авыл уртасындагы мәчет янәшәсендә урын алган мәһабәт бинаның тантаналы ачылышына шатрашанлы-ульянлылар да, авылның яше-карты да җыелган иде.
Татар Шатрашаны авылы халкының бу зур шатлыгын уртаклашырга дип Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Александр Шадриков та килделәр. Кунакларны шатрашанлылар ипи-тоз белән каршы алды. Авыл халкы иртән-иртүк коймаклар пешереп чыккан, самоварлар кайнап торды.
Тантананы ачып район башлыгы Александр Шадриков авылларны яшәтү өчен шундый программалар булдырган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Шул ук вакытта шатрашанлыларга билгеле бер йөкләмәләр дә бирде.
-Авыллар югалмасын өчен күп эш эшләнә. Әмма, шул ук вакытта авылларның киләчәген тәэмин итү шунда яшәүчеләрнең үзләреннән торганын да онытмаска кирәк. Балалар тумаса, яшьләр авылда калмаса бу мәктәпнең, ФАПның бервакыт кирәге калмаячак. Татар Шатрашаны авылында да кече эшмәкәрлекне үстереп, авылның инициативалы кешеләре эш урыннары булдырыр, дип уйлыйм. Һәм әлеге мәһабәт бина озак еллар авылга хезмәт итсен, дип телим,-диде.
Илдар Гыйльметдинов та үз чыгышында авылга бәхетле киләчәк теләде, мәктәпкә татар теле уку дәреслекләре бүләк итеп бирде.
Төзелештә катнашкан алдынгыларга Мактау грамоталарын Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов тапшырды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз