news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы Татар Бизнәсендә "Туган нигез җылысы" дип исемләнгән авыл көне уздырыла

Бәйрәмнең махсус кунагы – Фирдүс Тямаев.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 12 августта Чүпрәле районының Татар Бизнәсендә “Туган нигез җылысы” дип исемләнгән авыл көне бәйрәме уздырыла.

Ачылыш тантанасы 12 августка каралса да, бәйрәм 11 августа 12:00 сәгатьтә “Әрәпә җыю” күренешеннән башланып китә. “Әрәпә” вакытында сөлге, күчтәнәч җыю, җыр-бию һәм милли уеннар каралган. Шул ук вакытта “Безнең тамырлар” фестивале дә ачыла.

19:00 сәгатьтә “Кичке уен”, дискотека башлана.

12 август “Туган нигез җылысы” бәйрәменә программа:

9.00 - “Гыйлем бакчасы”на сәяхәт.
9.30 - Яңартылган клуб ачу.
10.30 - Бәйрәмнең рәсми өлешен башлау. “Безнең тамырлар” фестивален йомгаклау.
11.00 - Бәйрәм тамашасы.
11.30 - Милли уеннар, көрәш.
14.00 - Корбан ашы.
19.00 - Кичке уен, дискотека, салют.

Бәйрәмгә Илназ Баһ, Илсөя Бәдретдинова, Римма Никитина, Фәнүр Хәсәнов, Илназ Гарипов, Айсылу Вәлиуллина, Рамил Хаҗиморатов, Айгөл Хәернасова, Гөлчәчәк Кәлимуллина, Ильяс Көньяголов, Фирүзә Сибгатуллина, “Сәйдәш” бию ансамбле чакырулы.

Авыл көненең махсус кунагы – Фирдүс Тямаев. Продюсер – Рөстәм Сәрвәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100