Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы Шланга авылында яшәүче Сәрия Мөшәрәпова 90 яшьлеген билгеләп үтте
Бәхетле юбилярның 18 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.
(Чүпрәле, 24 март, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районы Шланга авылында яшәүче Сәрия Мөшәрәпова 90 яшьлеген билгеләп үтте, дип яза районның "Туган як" газетасы.
Сәрия апа бик гадел, пөхтә кеше. Бу сыйфатлары аның әле дә булса йөз чалымнарында, характерында чагылыш таба.
Гомере буе туган авылында хезмәт куйган ул. Тормыш иптәше Әһлиулла белән 8 балага гомер биргәннәр, эшкә өйрәтеп үстергәннәр. Бүген исә Сәрия апа төпчек улы Альберт һәм килене Гөлназ янәшәсендә гомер кичерә. Йорт тулы мал-туар асрый әлеге гаилә, бәрәңге, яшелчә-җимешен үстерә.
- Әни һәрвакыт туры сүзле булды, эшне яратырга өйрәтте. Бераз күңел юатырга дип янына кунакка килсәң, "Бар, өеңдә эшең бардыр, кызым, ирең дә эштән кайта торгандыр дип озатып җибәрә иде," - ди Алсу ханым.
Ул-кызларын әнә шулай тәрбияләү буыннардан-буынга килә бу гаиләдә һәм татлы җимешләрен дә бирә. Нәсел дәвамчылары һәркайсы тормышта үз урынын табып, тормыш кора, хезмәт итә. Бүген әлеге тәрбия дилбегәсе кечерәк буынга күчә бара. Бәхетле юбилярның 18 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.
Сәрия апа күңеле белән сәнгатькә, матурлыкка гашыйк булып яши. Тормыш иптәше Әһлиулла гармунда сыздырып җибәргәндә, моңланып җырын суза торган була. Вакытында авыл мәдәният йорты мөдире дә булып эшли әле ул. Әлеге сыйфатлары балаларына да күчкән. Әнисенең хезмәтен бүген улы Альберт дәвам иттерә, диелә район хәбәрендә..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз