news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтара

Бүген татар зыялылары шагыйрь, тәрҗемәче Шәрәф Мөдәрриснең 100 еллыгы уңаеннан Чүпрәле районында оештырылган искә алу чараларында катнаша.

Чүпрәле районы Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтара
Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар шагыйре Рәмис Аймәт үзенең якташы булган шагыйрь, тәрҗемәче Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтару кирәклеген әйтә. Әлеге фикерләре белән Чүпрәле районында шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан уздырылган чаралар вакытында уртаклашты.

Бүген татар зыялылары шагыйрь, тәрҗемәче Шәрәф Мөдәрриснең 100 еллыгы уңаеннан Чүпрәле районында оештырылган искә алу чараларында катнаша.

Казаннан килгән язучылар - Зиннур Мансуров, Марат Әмирханов, Рәмис Аймәт, Йолдыз Шәрапова, педагог Инсаф Абдулла, галимнәр Чүпрәледә Шәрәф Мөдәрриснең бюстына чәчәкләр салды һәм шигъри митингта катнашты. Искә алу чараларында шагыйрьнең кызы Әлфия Мөдәррисова-Минһаҗева да катнаша.

"Шәрәф Мөдәррис татар әдәбияты тарихында Абдулла Алиш, Сибгат Хәким белән янәшә атлаучы, иҗаты алар белән бер югарылыкта өйрәнелергә тиешле олуг әдипләребезнең берсе. Мин соңгы вакытларда Шәрәф Мөдәррискә бәйле архив язмалары белән таныштым. Замандашлары аны гадел, намуслы, ихлас кеше итеп искә алалар", - диде Рәмис Аймәт.

"Кызганыч, ул 44 яшендә вафат була. Аның исемен укучыларыбызга кайтарасы, аны тагын да танытасы иде. Бүгенге чара аның иҗади гомерен озайту", - дип дәвам итте ул. Ул Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтару юнәлешендәге эш өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Шәрәф Мөдәррисне искә алу чаралары фәнни-гамәли конференция форматында шагыйрьнең туган авылы Каракитә мәктәбендә дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100