Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы Марс авыл җирлегендә яңа җитәкче билгеләнде
Ул Югары Каракитә авылында туган, авыл җирлеге Советы депутаты, шәхси эшмәкәр.
(Чүпрәле, 3 февраль, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы Марс авыл җирлегендә яңа җитәкче билгеләнде. Авыл башлыгы вазифасын кем башкарачыгы турында да билгеле булды – ул Рәфыйк Җамалтдинов. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Яңа җитәкче Югары Каракитә авылында туган, авыл җирлеге Советы депутаты, шәхси эшмәкәр.
Авыл җирлеген биш ел дәвамында Рамиль Мостафин җитәкләде. Шушы көннәрдә генә әлегә кадәр авыл башлыгы булып эшләгән Рамиль Мостафин шәхси гаризасы нигезендә эшеннән азат ителде. Бу турыда район башлыгы Марат Гафаров авылда узган халык җыенында игълан итте.
Марат Гафаров Рамиль Мостафинның да биш еллык хезмәтен югары бәяләде, аңа яңа вазифасында уңышлар теләде. Шул ук вакытта авыл башлыгының эше җиңел түгеллеген ассызыклап, авылдашларының Рәфыйкъ Җамалтдиновка ярдәм итәчәкләренә ышануы турында әйтте.
Марс авыл җирлеге составына 3 авыл: Татар Бизнәсе, Түбән һәм Югары Каракитә авыллары керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз