news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы мөхтәсибәте волейбол ярышлары оештырды

Чүпрәленең беренче командасы җиңүгә иреште һәм күчмә кубокны да команда капитаны Илһам Багаутдиновка тапшырдылар.

(Чүпрәле, 10 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районы мөхтәсибәте оештырган волейбол ярышында Буа, Кайбыч һәм Чүпрәле районыннан командалар осталыкта, җитезлектә көч сынашты. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәтәбе залында үз командаларын җан атарга дип килүчеләр дә күп иде, дип яза җирле басма.

Республиканың Иделъаръягы зонасына кергән районнар мөхтәсибәтләре арасында мондый ярышлар әле икенче мәртәбә генә үткәрелә. Буада үткән беренче ярышта район волейболчылары беренче урынга лаек булган иде. Шуңа да быелгы ярышлар Чүпрәле җирлегендә үтте.

Спортчыларны тәбрикләргә Чүпрәле муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров килде.

- Мөселман кардәшләребез һәр яктан үрнәк күрсәтәләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар, мондый ярышлар оештырып халкыбызны, бигрәк тә яшь буынны, дөрес юлдан баруга өндәүче чаралар оештыруыгыз бик тә күркәм күренеш,- диде ул.Аннан соң залдагылар алдында Кайбыч районының имам -мөхтәсибе Дамир Гиниятуллин Коръәннән сүрә укыды. Уеннарга килгәндә һәр команда үзенең осталыгы, тәҗрибә буенча бер-берсеннән нык аерылып торды. Бигрәк тә Чүпрәле һәм Буа волейболчылары югары дәрәҗәдәге осталыклары белән сокландырдылар. Барлык көндәшләрен отып, Чүпрәленең беренче командасы җиңүгә иреште һәм күчмә кубокны да команда капитаны Илһам Багаутдиновка тапшырдылар. Икенче урынга Буа мөхтәсибәте спортчылары лаек булды, өченче урынны Иске Чүпрәленең икенче командасы яулады. Җиңүчеләрне Грамоталар, медальләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләделәр.

Ярышларның баш хөкемдары Илдус Мөшәрәпов:

- Спортчыларның уен кагыйдәләрен бозмавын, бәхәсләшүдән ерак торуларын күрү бик рәхәт булды. Бөтен спортчылар да шундый тәртиптә уйнасыннар иде,- ди. Волейбол уйнау өчен, бертуктаусыз күнегүләр белән шөгыльләнгән ныклы хәзерлекле спортчы булу да мөһим түгел, шулай ук яшь ягыннан да чикләүләр юк. Шуңа күрә ярышта төрле яшьтәге уенчылар катнашты. Һәрбер ярыштагы кебек үк җиңүгә омтылу, шулай да иң мөһиме – республика мөселманнарының бердәмлеген саклау, кардәшлек җепләрен ныгыту ярышларның төп максаты итеп куелды. Бу хакта уеннарга нәтиҗә ясаган вакытта район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та ассыклап үтте. Дин кардәшләребез арасында спортны үстерү буенча башка төрдәге ярышларны да үткәрү мөмкинлеген барларга кирәктер, дип сорау куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100