news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районы мәчетләрендә ислам дине курслары ачыла

Дәресләр Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте төзегән укыту программасы нигезендә алып барылачак.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). 2016 елның 7 октябреннән районның барлык мәчетләрендә ислам дине нигезләрен укыту буенча курслар эшли башлаячак, дип хәбәр итә районның "Туган як" газетасы.

Шушы көнне җомгадан соң, яңа эшли башлаган “Җәмигъ” үзәк мәчете каршында да укулар тантаналы төстә башланып китәчәк. Ислам нигезләрен уку дәресләре ир-егетләр өчен һәр җомга намазыннан соң, хатын-кызлар өчен һәр шимбә 14.00 сәгатьтә, балалар өчен якшәмбе-ял көннәрендә 10.00 сәгатьтә оештырыла. Дәресләр Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте төзегән укыту программасы нигезендә алып барылачак, диелә хәбәрдә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot