Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле районы кулланучылар җәмгыяте хисап тотты
Оешманың яшәве – халык өчен булдырылган эш урыннары да
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чүпрәле муниципаль районының кулланучылар җәмгыяте хисап тотты. Җыелышта ТР кулланучылар берләшмәсе җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов, районның яңа җитәкчесе Александр Шадриков катнашты, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.
Әлеге чара башланганчы җитәкчеләр райпо җитәкчесе Ләйсән Хәлимова озатуында икмәк пешерү комбинатында һәм “Кристалл” кооперативында булдылар. Икмәк пешерү комбинаты җитәкчесе Фәнил Сируков үзләрен җитештерә торган товарның ассортименты, сыйфаты белән таныштырды. Җитәкчеләр урында ук хәл итәсе мәсьәләләрне барладылар, аларны чишү юллары турында киңәштеләр. Ә хәл итәсе мәсьәләләрнең иң мөһиме –җитештерелгән продукция белән сәүдә итү юлларын киңәйтү.
“Кристалл” кооперативында шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар Мәхмүт Фаттаховка моң-зарларын сөйләделәр. “Сөт җыя торган техника бик тиз искерә, еш ватыла. Менә шундый ватылып калган очракларда, сөтне без китереп җиткерә алмаганда, кооперативның үз техникасы булып, килеп алса яхшы булыр иде”, - дигән теләкләрен җиткерделәр. ТР кулланучылар берләшмәсе җитәкчесе бу проблеманы хәл итәчәкләренә ышандырды.
Үз докладында җәмгыятьнең идарә җитәкчесе Ләйсән Хәлимова күбрәк киләчәккә эш планнары, проектларга тукталса, җыелышта сүз алып сөйләгән Мәхмүт Фәттахов, Александр Шадриков район кулланучылар оешмасының җәмгыятьтәге роленә, мондагы хезмәткәрләр башкара торган эшнең социаль әһәмиятенә басым ясадылар.
Җыелыш соңында эш алдынгылары җитәкчеләр тарафыннан Грамоталар, бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз