news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында яңа асфальт юлны ачтылар

Кече Чынлы авылы халкында зур шатлык: үткән шимбә авылның үзәк урамына түшәлгән асфальт юлны ачу тантанасы булды.

(Чүпрәле, 8 август, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында үткән шимбә авылның үзәк урамына түшәлгән асфальт юлны ачу тантанасы булды, дип яза район газетасы.

Кече Чынлы авылы районда иң эре авылларның берсе булып санала. "Цильна» җәмгыяте авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсемлекчелек һәм терлекчелек продукцияләрен җитештерү буенча районда гына түгел, республикада да лидерлар рәтендә исәпләнә.

Әлбәттә, авылда туып, үскән, анда яшәгән кешеләр өчен аның проблемалары да яхшы таныш. Соңгы елларда уңган, тырыш Кече Чынлы авылы халкының тормыш шартларын яхшырту буенча күп эшләр эшләнелә. ФАП, спорт мәйданчыгы, ветеринар пункт ачылды, социаль-мөһим объектларга капиталь төзекләндерүләр үткәрелеп килә, "Чиста су" программасы эшли һ.б, һ.б.

«Авылларны әйбәт асфальт юллы итү - ул аның киләчәген булдыру, икътисадый үсешен тәэмин итү", дигән сүзләрне әйттеләр тантаналы ачылыштка килгән кунаклар да.

-Авылларда яшәүчеләрнең тормыш шартларны яхшырту, юлларны ясау бурычы –беренчел мәсьәлә булып тора. Авыл эчләренә менә шундый асфальт юлларның килүе олы шатлык,-дип район башлыгы Александр Шадриков та кечечынлыларны чын күңелдән тәбрик итте.

Район, республика җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен "Цильна" җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров та җиткерде.

Авылдагы ветераннар советы рәисе Гомәр Мохтаров:

-Авылның үзәге булган әлеге урамның яңаруын кечечынлылар күптән көтте. Без, элек елларда күпне күргән өлкәннәр өчен бу аеруча куанычлы. Тормышлар көннән-көн әйбәтләнә, яхшыра бара.

Асфальт юлны салуда "Вираж" оешмасы, аның хезмәткәрләре күп көч куя. Оешманың җитәкчесе Ринат Хамидуллин авыл халкына юлны саклап йөрергә чакырды.

Яңа юлны ачу вазифасы Кече Чынлы урта мәктәбе укучыларына ташырылды һәм аннан беренче булып та велосипедларда укучылар, балалар һәм автомобильчеләр узды. Бәйрәм үзешчән сәнгать артистларының җыр-моңнары белән табынннар артында дәвам итте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100