news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районы Иске Кәкерле авлында “Кабак бәйрәме” узды

Конкурста җиңүче тере куян белән бүләкләнде

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Чүпрәле районы авыл мәдәният йортларында “Көзге бал” кичәләре дәвам итә. Иске Кәкерле авылы мәдәният йортында узган бәйрәмдә дә авыл халкы үстергән яшелчә-җимешләре белән горурланып сөйләде, үстерү серләре белән уртаклашты.

Яшелчәләр күргәзмәсендә төп урынны кабак алып торды. Быел кабакны искекәкерлеләр мулдан үстергән. Араларында 40 кг һәм аннан да артыграк авырлыктагылар бар. Формалары ягыннан да гаҗәп кызыктырырлыклар.

Конкурста җиңүче тере куян белән бүләкләнде, дип белдерә районның “Туган як” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot