Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы Иске Элмәле авылында күпфункцияле үзәк ачылды
Яңа бинаның сәхнәсеннән милли көйләр яңгырады, биюләр башкарылды.
(Чүпрәле, 14 август ,"Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы Иске Элмәле авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Илле урынга исәпләнгән яңа үзәкне ачу тантанасына авылның олысы-кечесе, яше-карты гына түгел, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, Казан шәһәреннән дәрәҗәле кунаклар, район җитәкчеләре катнашты, дип яза җирле басма.
Марат Гафаров искеэлмәлеләрне әлеге зур вакыйга белән кайнар котлады:
–Бөтен уңайлыклары булган күпфункцияле әлеге үзәк авыл халкы өчен күптән көтеп алынган төзелеш. Аның сафка басуы "Авыл клублары" республика программасы буенча тормышка ашырылды. Районыбызда чираттагы социаль объектның барлыкка килүенә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең җирлектә күпмилләтле халык яши. Бу үзәк милли дуслыкны тагын да ныгытучы мәдәни учакка әйләнсен иде.
Марат Гафаров кыска вакыт эчендә эшне сыйфатлы итеп башкарганнары өчен төзүчеләргә дә рәхмәтләрен белдереп, "Стройград+" оешмасының баш инженеры Расыйх Сөләймановка Рәхмәт хаты тапшырды.
Чарага ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм башка күп кенә кунаклар да Иске Элмәле авылы, гомумән Иске Чүпрәле авылы җирлеге халкының шатлыгын уртаклашырга кайткан иделәр. Олы бәйрәм белән котлап, бинаның озак еллар халыкка уңышлы хезмәт итүен теләделәр.
ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов республикада мондый үзәкләрнең 280ләп авыл җирлегендә ачылуын, программаның әле киләсе елларда да дәвам итәчәген белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Иске Элмәле авылының клуб мөдире Вера Радионовага матди-техник базаны ныгыту өчен сертификат тапшырды.
Авыл халкының исә, сөенече әйтеп бетермәслек иде. Әлеге вакыйганың шаһиты булыр өчен туган авылларына хәтта шәһәрләрдән дә кайтканнар. Гомумән, соңгы елларда, туган нигезләрен кайгыртып яшәүчеләрнең дә саны арткан биредә. Шундыйларның берсе Чебоксар шәһәреннән Николай Макаркин:
-Авылдан китүемә байтак еллар узды. Инде менә лаеклы ялга чыктым, хәзер җәйләрен авылга кайтам. Әкренләп, туган үскән йортымны төзекләндерәм. Киләчәктә күченеп тә кайтырга исәп бар. Ә нигә кайтмаска, ди?!. Биредә дә хәзер шәһәр тормышы гөрли. Су кергән, газ ягыла, мәһабәт биналар төзелә. Ни дисәң дә, безнең балачак вакыттагы авыл түгел инде. Авылда яшәүчеләрнең тормышын шулай итеп, кайгыртканнары өчен ресублика, район җитәкчелегенә зур рәхмәт.
Авыл халкы исеменнән җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен бу көнне укытучы-ветеран да җиткерде, рәхмәтләрен әйтте.
Бәйрәм исә дәвам итте. Яңа бинаның сәхнәсеннән милли көйләр яңгырады, биюләр башкарылды. Бер сүз белән әйткәндә, авылының мәдәният учагы яңа сулыш алды, яңа иҗади мөмкинлекләргә юл ачылды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз