news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы Иске Чокалыда "Авыл көне"н бәйрәм иттеләр

Бәйрәмгә авылның олысы-кечесе җыелды, шулай ук район җитәкчелеге дә килгән иде.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Үткән шимбә Иске Чокалы авылы халкы олы бәйрәмгә җыелды. Моннан берничә ел элек үткәрелеп килгән традицияне яңартып алар "Авыл көне"н үткәрделәр. Бәйрәмгә авылның олысы-кечесе җыелды, район җитәкчелеге дә килгән иде, дип хәбәр итә район газетасы. 

Авыл уртасындагы гаҗәеп матур бер почмагындагы махсус әзерләнгән мәйданчыкта үтте әлеге бәйрәм. Бердәм, дус яшәүче, милли һәм гаилә традицияләрен саклап, буыннардан-буыннарга тапшыручы искечокалыларны район башлыгы Александр Шадриков бәйрәм белән котлады. Ул авыл халкына шундый бәйрәм оештырган игелекле кешеләргә рәхмәтен җиткерде, бәйрәмнең киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.

Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр тамашачыларны, авылдашлары Алсу Туктарова, аның җитәкчелегендәге "Болгар" балалар ансамбле, Рөстәм Низамов, яшь җырчылар, биючеләр сәламләде.

Мәдәни программа белән параллель рәвештә спорт ярышлары үткәрелде. Авылдашлары Нәҗип Җәлалов искечокалыларны, кайткан кунакларны мәйдан уртасына төрле уеннарга чакырды. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурс-уеннар гөрләде, батыр көрәшчеләр бил алышты. Бу көнне Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов шәхсән үзе үзе дә көянтә белән су ташыды.

"Авыл көне" кечкенә Сабантуй сыман узды. Шуңа да биредә уңганнарга, авыл хуҗалыгы эшчәннәренә дә игътибар булды. "Низамов" хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Низамов алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов әйтүенчә, элек елларда үткәрелеп килгән бәйрәм соңгы бер ике ел уздырылмый калган. Әлбәттә, болар барысы да финанс якларга барып тоташа. Быелгы бәйрәмгә исә Альберт һәм Альфред Низамовлар, Рөстәм Юсупов, Рамиль Хисамов, Роберт Низамов, Әмир Хисамов, Дамир Сафин, Дилә Хәйретдинова, Дамир Низамов, Марсель Аббазов, Рамиль Хөснетдинов, Эльмас Низамов иганәче буларак зур ярдәм күрсәткәннәр.

Мәйдан тирәли аттракционнарга, сәүдә нокталарына да урын булды. Бу көнне авыл өстендә җыр тавышлары озак яңгырады. Бәйрәм һәр кеше күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Туган як туфрагына кайтып якташлар белән очрашу мизгелләре тиз генә онытылмас.

Рокыя Юсупова, ветераннар советы рәисе: "Авыл көнен үткәрү бергә җыелышып, күрешү өчен менә дигән мөмкинлек. Аннан соң, бу бәйрәм авылның яшәешен, аның киләчәге барлыгы турында да сөйли. Элек-электән бәйрәмнәр үткәрелеп килгән. Алар аша милли традицияләребез. Гореф-гадәтләр сакланып яшәгән. Афәрин, оештыручыларга, бәйрәм дәвамлы булсын", – дип теләде..  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100