Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында су челтәре төзелә
Су челтәрен 48 млн сумга башкару планлаштырылган.
(Чүпрәле, 10 июль, "Татар-информ", "Туган як" ). Чүпрәле районы Иске Чокалы авылы соңгы арада төзелеш мәйданына әйләнде. Авыл янындагы елгада сусаклагыч (плотина) ясала, урам утлары рәтләнгән, чишмә төзекләндерелә башлаган, үзсалым акчасына авыл эчендәге юллар тәртипкә китерелә. Һәм иң көтелгәне - авыл йортларына эчәргә яраклы су кертелә, дип яза җирле басма.
"Барлык эшләрне дә сумнарда исәпләсәң безнең авылга быел 55 млн сумнан артык капитал салу каралган", - ди авыл башлыгы Рәмис Низаметдинов.
Иске Чокалы авылында су юк дип булмый. Чишмәләре бар аның һәм җиргә көрәк төрттеңме - су чыга. Тик менә уңайлыкларга күнә барган авыл халкына чишмә авыл читендә урнашуы һәм ярыйсы ук биек ярны менәргә кирәклеге белән кыенлык тудырса, 1-2 метр тирәнлектә генә булган суның да эчәргә яраклылыгы "ташка үлчим" генә. 2015нче елда ук авыл җыенында авыл халкы җыенда су мәсьәләсен күтәргән иде. Проект-смета документациясе һәм экспертизага да халык үзебез туплыйбыз, ягъни үзсалым акчасына ясатырбыз, дигән иде. Инде килеп, быел, Иске Чокалы урамнарына су торбасы салына башлады. Су челтәре төзү эшләрен "РамИнвест" оешмасы башкара.
Су керттегезме, ничә сумга төште? –дип сорадым юлымда беренче очраган авыл кешесе Фирүзә Хәлиловадан.
- Ииии, сумына карап торасыңмы инде аның. Өйдә су булуның рәхәтлекләре белән сумнарны чагыштырып буламыни?!- дип ул бу төзелешне инде ничә еллардан бирле көтүләре турында сөйләп китте. – Безнең авылда соңрак керештеләр әле бу эшкә. Якын тирәдәге авыл кешеләре, яңачокалылар, мәсәлән, ике елдан бирле инде краннан чишмә суы эчә. Әллә безнең авылда булмыймы икән дип, көенә дә башлаган идек,- ди Фирүзә.
Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов та урамда, су торбалары салучылар янында иде.
Авылыбызда 18,5 км. озынлыкта су челтәре ясау планлаштырылган иде. Бу көннәргә шуның 13 км.ы төзелеп бетте,- диде ул. – Шәһәрдән җәйге ялларын авылда уздырырга дип кайтучылар да су керттерә, хәтта. Авылда икейөздән артык йорт бар. Барысыннан да диярлек су кирәк, дигән гариза керде, -дип бу өлкәдәге вәзгыять белән таныштырып үтте авыл башлыгы.
Сусызлык проблемасы белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллинга мөрәҗәгать итәргә туры килүе турында да сөйли Р. Низаметдинов.
Ул да, район җитәкчесе Марат Гафаров та аңлады хәлебезне –ди.
"РамИнвест" оешмасы прорабы Ильнур Хәйбуллин белән дә сөйләшеп алдык. Ул Чүпрәле районында инде дүртенче ел рәттән эшләүләре турында әйтте.
Үткән ел Зур Аксу авылында эшләгән идек, быел менә бу авылда. Кайсы гына авылга килсәк тә кунак каршылаган кебек каршы алалар, эш һәм хезмәт өчен бөтен шартларны тудыралар. Эшне шулай иттереп оештыручы җитәкчеләргә һәм җирле халыкка рәхмәт, -ди прораб.
Якында гына йөрүче Илһам Хәйретдинов та авылга су килүнең авыл кешесе өчен зур сөенеч булуы турында сөйләп китте.
Безнең авыл су өстендә утырса да, эчәргә яраклы дип булмый иде инде ул суны. Без өйгә кадәр дә тартып куйдык торбаларны, инде суның краннарга җибәрелүен генә көтәсе калды. Егетләр бик әйбәт эшли. Телефон, газ торбалары тирәсен көрәк белән казыйлар, үзәк торбалар өйгә якынрак булсын өчен дә тырышалар, -ди авылдагы эшләрдән хәбәрдар булган Илһам.
Төзүчеләр янында шулай әңгәмә корып торганда янәшәбездән берничә куәтле "КамАЗ" автомашинасы узды. Авыл эчендәге юлларны тәртипкә китерү өчен ак балчык ташулары икән.
Үзсалым акчасына, - дип аңлатма бирде авыл башлыгы бу уңайдан да. – 225 мең сумлап үзсалым акчасы тупланган иде Татарстан хөкүмәте шуны дүрт тапкырга арттырып бирде. Җәмгысе 1 млн сумнан артык булды. 150 мең сумга урам утларын рәтләдек. Су челтәре төзү 48 млн сумлык булыр дип планлаштырылган. Безнең җирлеккә караган Якла елгасында плотина төзү өчен дә республика программасы буенча 6 млн сум акча бүленде. Мәрҗани кизләвен төзекләндерүне дә башлап җибәргән идек. Бер авылга 55 млнтирәсе капитал салулар килеп чыга,– ди Рәмис Низаметдинов авылы һәм аның кешеләре өчен шатланып.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз