news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районы Иҗтимагый советы республика конкурсында икенче урын алды

Конкурс 2018 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр 3 этапта узды.

Чүпрәле районы Иҗтимагый советы республика конкурсында икенче урын алды
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле муниципаль районының Иҗтимагый советы "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы" республика конкурсында  2 нче урынны алды һәм Диплом белән бүләкләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул "Иҗтимагый совет эшчәнлеген муниципаль берәмлек территориясендә халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатына бәйсез бәяләмә уздыру буенча иң яхшы оештыру" номинациясендә җиңде.

"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы" конкурсы Татарстанда беренче тапкыр 3 номинация буенча үткәрелде. Ул 2018 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр 3 этапта узды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot