Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы хуҗалыклары 3904 гектарда шикәр чөгендере үстергән
Һәр гектардан уртача 245 центнер уңыш чыга.
(Чүпрәле, 10 октябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Быел Чүпрәле районы хуҗалыклары 3904 гектарда шикәр чөгендере үстерделәр. Үсемлекчелек өчен табигать тудырган кыенлыклар бөртеклеләрдән тыш, башка культуралар үсешенә дә сизелерлек йогынты ясады. Язгы һәм җәйге корылык бүген дә дәвам итә. Агроидарә белгечләре әйтүенчә, бер метр тирәнлектәге дым запасы уртача күрсәткечтән дә өч мәртәбә ким икән, дип яза җирле басма.
Соңгы мәгълүматларга караганда, барлык плантацияләрнең 50 процентында татлы тамырлар казытып алынды һәм кагатларга салынды. Һәр гектардан уртача 245 центнер уңыш чыга. Республика буенча ул күрсәткеч 346 центнерны тәшкил итә. Шикәр чөгендереннән иң югары уңышны актанышлылар ала, анда уңыш күрсәткече 473 центнерга җитә.
Мөслим, Зәй һәм Сарман районнары механизаторлары да һәр гектардан 470 – 409 центнер шикәр чөгендере казыталар. "Быел безнең хуҗалыкта шикәр чөгендере 500 гектарда чәчелде. Үткән ел әлеге культураның "Магистр", "Леопарт" һәм "Крокодил" кебек өч сортына сынау үткәргән идек.Соңгысы безнең басуларны үз итте, шикәрлелеге дә чагыштырмача югары. Быелгы коры һава шартларында да ярыйсы гына уңыш чыга",- дип сөйли хуҗалыкныҗ баш агрономы Рәис Рәимов.
"Монда чөгендер игү технологиясе дә нык саклана. Дөрес чәчү әйләнеше куллану, җирне тиешенчә эшкәртү һәм чәчкәннән соң үзвакытында рәт араларын эшкәртеп ашлама кертү зур уңыш алуга мөмкинлек бирә, хуҗалыкка өстәмә табыш китерә", - дип өстәде агроидарәнең кырчылык буенча киңәшчесе Фәнил Хәлимов.
Татлы тамырларны казытып алу комабайнын идарә итүче Рәфик Шәйдуллов басу туфрагының каты булуыннан зарлана. "РОПА" бик кыйммәтле техника, аны да сакларга кирәк, шулай да смена саен 15 гектардагы чөгендерләрне казытам",- ди ул.
Рәфик Шәйдуллов хуҗалыкның алдынгы игенчесе дә әле. Быелгы ярышта "Класс – Тукано" комбайны белән 20 мең центнердан артык ашлык суктырып беренчелекне яулаган. Монда "РОПА" комбайнын тәүлек буе эшләтәләр. Төнге сменада Рәфикны Рәмис Айнуллов алмаштыра. Егетләрнең күмәк тырышлыгы белән барлык мәйданнарның 70 процентка якынында эш төгәлләнгән дә инде. Хуҗалыктан һәр көнне Буа шикәр заводына 400 – 500 тонна чимал китерелә. Әсгать Җәмалтдинов, Ринат Сабитов, Марат Сирачев, Фәнис Хәкимов, Әнсар Төхфәтуллов, Илгиз Басыйров, Җәүдәт Вәлиев һәм Радик Садиев көн-төн рейстан кайтып кермиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз