Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы хуҗалыгы җәмгыятьләрендә 28 мең тоннадан артык сенаж салдылар
Бу бер баш шартлы терлек өчен уртача ун центнер азык берәмлеге әзерләнде (планга карата 35 %) дигән сүз.
(Чүпрәле, 13 июль, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Бүгенге көнгә Чүпрәле районы хуҗалыгы җәмгыятьләрендә дүрт мең тоннадан артык печән киптереп саклауга куелды (планга карата 48 %), 28 мең тоннадан артык сенаж салынды (60 %). Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бу бер баш шартлы терлек өчен уртача ун центнер азык берәмлеге әзерләнде (планга карата 35 %) дигән сүз.
Мал азыгы әзерләү буенча эш “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Матак, Түбән Каракитә, Татар Бизнәсе һәм Зур Аксу филиалларында, “Цильна” һәм “Эталон-Агро” җәмгыятьләрендә яхшы оештырылган.
Соңгы мәгълүматлар буенча, район буенча сигез мең гектардан артык мәйдандагы күпьеллык үләннәр чабылды. Аның өч мең гектардагысы печәнгә алынды һәм дүрт мең гектардагысы сенажга салынды, бер мең гектарга якын мәйдандагы үләннәр чабып малларга ашатылды.
Хуҗалыкларның күпчелегендә яфраказык һәм төрле дару үләннәре җыюга да игътибар бирәләр. “Цильна” җәмгыятендә 12 тоннадан артык шундый төр азык тупланды.
“Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы филиалларында да әлеге эш дәвам итә. “Цильна”, “Эталон-Агро”, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Түбән Каракитә филиалы һәм "П.В.Дементьев исемендәге" агрофирманың Яңа Уби филиалы механизаторлары берьеллык үләннәрне чабалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз