news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы халкы өч авылны төзекләндерү өчен актив тавыш бирә

Участоклар Иске Элмәле, Яңа Чүпрәле һәм Иске Чүпрәле авылларында эшли.

Чүпрәле районы халкы өч авылны төзекләндерү өчен актив тавыш бирә
chuprale-online.ru

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Иске Чүпрәле авыл җирлеге территориясендә үзара салым буенча референдум уза. Иртәнге җидедә дүрт сайлау участогы ишекләре ачылды. Алар кичке сигез сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Участоклар Иске Элмәле, Яңа Чүпрәле һәм Иске Чүпрәле авылларында эшли. Җирлектә киләсе елга үзара салым суммасы 300 сум тәшкил итә. Иске Чүпрәле авыл җирлегендә 3908 кеше тавыш бирергә хокуклы. Авыл халкы, программаның мөһимлеген аңлап, иртәдән үк активлык күрсәтә, участокларга алар гаиләләре белән килә.

Дилбәр һәм Азат Хуҗиевлар авыл халкы өчен бар да эшләнә, диделәр. Алар элек юллар буйлап җәяү дә үтеп булмый иде, дип сөйләделәр.

«Машиналарны урам читендә калдырырга туры килде. Хәзер нәтиҗә күренеп тора. Яз да, көз дә һәркем үз машинасында җиңел генә йөри. Юллар гына түгел, бөтен җирдә дә үзгәрешләр сизелә», – дип сөйләде авыл халкы.

«Чиста су» программасы да халык күңеленә хуш килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100