news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы Городище авылында бишенче тапкыр Авыл бәйрәме үтте

Быел исә Авыл көне биш еллык юбилеен да билгеләде.

 (Чүпрәле, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районы Городище авылында бишенче тапкыр Авыл бәйрәме үтте. Соңгы елларда халкыбыз гөрләтеп Авыл көннәрен үткәрү гадәтен күтәреп җибәрде. Гадәттә аны җылы, матур, бар табигать яшеллеккә күмелгән җәй көннәрендә уздырса, Городище авылында ул кышның зәмһәрир суыгында үтә. Чөнки Авыл көне 19 январь –Крещение бәйрәменә туры килә. Быел исә Авыл көне биш еллык юбилеен да билгеләде, дип яза җирле басма.

Кышкы Авыл көненең матур бер йоласы да бар. Кунакларны бизәлгән чаналарга өчәр ат җигеп, авыл башыннан ук ипи-тоз белән каршы алалар һәм пар атларда урамнар буйлап әйләнәләр. Элек елларда күп кенә бәйрәмнәрне шулай үткәргән ата-бабаларыбызның яңартылган рухы, әйтеп бетермәслек күңел кичерешләре тудыра. Авыл өстенә таралган кыңгырау, гармун тавышлары кышкы салкын көнгә шул рәвешле, җылылылык, тагын да матурлык өсти. Бәйрәм гадәттә, "Богоявление" храмында илаһи литургия белән башланып китә. Аннан кунаклар һәм авыл халкы мәдәният йортына җыела.

Городище халкын олуг бәйрәм белән быел да район башлыгы Александр Шадриков, хөрмәтле авылдашлары, якташыбыз, "Чүпрәле районының мактаулы гражданины" , күп эшләрдә иганәчелек ярдәме белән булышучы Николай Угаслов тәбрикләде.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен ачкан авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов та рәхмәт сүзләрен авылдашлары, Чебоксар шәһәрендәге "Тус" төзелеш җәмгыятенең генераль директоры Николай Угаслов адресына юллады.

-Городище авылында күп кенә социаль-мөһим объектларда капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелде. Авыл урамнары арасында күперләр, юллар ясалды. Агымдагы елда да күп кенә эшләр башкарылыр дип көтелә. Болар барысы да республика программалары һәм авылыбыз тормышы белән һәрвакыт кызыксынып яшәгән шәхесләребез ярдәме белән башкарыла, -диде Сергей Салифанов һәм Николай Угасловка, иганәчеләргә Рәхмәт Хатлары тапшырды.

Беренчеләрдән булып, бәйрәмне оештыру тәкъдиме һәм ярдәме белән чыккан Николай Угаслов:

-Үз туган җиреңнең кадерен, аның тарихын белү, кешеләре белән дус, аралашып яшәү, гореф-гадәтләребезне саклау-һәркем шуңа омтылып яшәргә тиеш. Авылыбыз тарихы бик бай, иң мөһиме ул яши, үсә, киләчәктә дә шулай булсын.

Бәйрәмгә Краснодардан һәм Ульяновск шәһәреннән кайткан Владимир Чечуков һәм Алексей Мокшин да:

-Авыл бәйрәменә махсус кайттык. Бер күрешү-үзе бер гомер. Киткәнебезгә озак еллар узса да, авылыбыз һәрчак күңелебездә, йөрәгебездә. Аның ел саен матурлана баруына кайткан саен сокланабыз, кешеләре белән горурланабыз. Киләчәк буын да шул үрнәктә авылыбыз үсеше өчен хезмәт куйсын иде.

Бәйрәм чарасы сәхнәдә авыл үзешчәннәренең һәм Чебоксар шәһәреннән килгән эстрада артистларының чыгышлары, урамда төрле спорт уеннары, милли көрәш чаралары үткәрелү белән дәвам итте.

Бәйрәм сәхнәсенең үзенчәлекле бер өлеше булып, ярты гасыр бергә тигез гомер кичергән, 5 ир-бала тәрбияләп үстергән Никитиннар гаиләсен тәбрикләү торды. Шулай ук, мәктәп яны хоккей мәйданчыгында авыл һәм мәктәп яшьләре үзара көч сынашса, бу көнне авылның яше-карты чаңгыга басты, гер күтәрде, канат тартты. Җылынып алырга теләүчеләр өчен самавырдан кайнар чәй, белен тәкъдим ителде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100