news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районы "Бизнес–уңыш" милли премия конкурсы дипломы белән бүләкләнде

Чүпрәлеләр Мәскәү шәһәрендә "Бизнес территориясе – тормыш территориясе" форум эшендә катнашты.

(Чүпрәле, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, "Туган як"). Татарстанның Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков җитәкчелегендәге делегация Мәскәү шәһәрендә "Бизнес территориясе – тормыш территориясе" форум эшендә һәм "Бизнез–уңыш" милли премия конкурсының финал өлешендә катнашты, дип хәбәр итә "Туган як" район газетасы.

Чарага милли премияне алу өчен бөтен ил буенча финал өлешкә чыгучылар чакырылды. Алар арасында "Эшмәкәрлекне һәм инвестицион климатны тәэмин итү буенча иң әйбәт муниципаль практика" номинациясендә Чүпрәле районы да көч сынады.

Форум быел алтынчы тапкыр үткәрелә һәм анда барлыгы эшмәкәрләрдән – 1015, Россиянең иң зур төбәкләреннән - 62, муниципаль берәмлекләрдән - 218 гариза тапшырылган. Нәтиҗәдә, Чүпрәле районы "Бизнес–уңыш" милли премия конкурсы дипломы белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot