news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районы башлыгы ветераннарны Җиңү көне белән котлады

Бүгенге көндә безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 7 ветеран, 105 сугышта катнашучыларның тол хатыннары, 372 тыл хезмәтчәне яши.

Чүпрәле районы башлыгы ветераннарны Җиңү көне белән котлады
chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 28 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова).  Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров авыл җирлекләре башлыклары белән Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр ветеранның өендә булды. Якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, үз гомерләре бәрабәренә Бөек Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Һәр ветеранга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәхсән үз исеменнән котлау открыткасы, махсус Җиңү бәйрәме бүләкләрен тапшырды.

Бүгенге көндә безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 7 ветеран, 105 сугышта катнашучыларның тол хатыннары, 372 тыл хезмәтчәне яши.

Район башлыгы белән очрашкач, ветераннар хатирәләрен яңартты. Марат Гафаров исә аларның сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot