Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы башлыгы күп балалы ананы бишенче баласы туу белән котлады
Чара «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында узды.
(Чүпрәле, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Туган як»). 2022 елда беренче баланы тантаналы рәвештә бала тудыру йортыннан чыгару кысаларында, район башлыгы Марат Гафаров күп балалы Гөлия Миначеваны бишенче баласы туу белән котлады.
Түбән Каракитә авылыннан Гөлия һәм Рамил Минаевлар гаиләсендә Иске Яңа елда бишенче бала-кыз дөньяга килде.
«Бу бер атна эчендә районга икенче зур бүләк, һәм мин Чүпрәле районында күп балалы гаиләләр традициясе дәвам итүенә шатмын. Барысы да әйбәт, ә иң мөһиме барысы да исән-сау булсын. Үз чиратында муниципалитет безнең күп балалы гаиләләр өчен уңайлылык, иминлек атмосферасы булдыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк», -диде Марат Гафаров.
Район башлыгы Марат Гафаров һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова күп балалы әнигә бүләкләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз