news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районы башлыгы "Хуранвар" ансамбле вәкиленә яңа гармун бүләк итте

Ул балаларны халык уен коралларында уйнарга өйрәтә.

Чүпрәле районы башлыгы "Хуранвар" ансамбле вәкиленә яңа гармун бүләк итте
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 22 июль, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров "Хуранвар" ансамбле вәкиле Алексей Степановка яңа гармун бүләк итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чүпрәле районының Хорновар-Шигали авылында яшәүче үзешчән сәнгать эшлеклесе Алексей Николаевич Степанов халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу эшенә күп көч куя. Күп еллар инде ул "Хуранвар" фольклор ансамблендә катнаша, шулай ук балаларны халык уен коралларында уйнарга өйрәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot