news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районы Башкарма комитетын Марат Гафаров җитәкли

Бу хактагы карар Чүпрәле районы Советының 25нче утырышында кабул ителде.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты итеп Марат Гафаров билгеләнде. Бу хактагы мәгълүмат район сайтында урнаштырылган.

Әлеге карар җирле Совет утырышында ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителде. Барлык депутатлар бертавыштан Марат Гафаров кандидатурасын хуплады.

Марат Гафаров булачак эшенең төп юнәлешләрен билгеләде. Беренче чиратта, районны эчә торган су белән тәэмин итү, юл төзелеше, өстәмә эш урыннары булдыру өчен инвесторлар җәлеп итү, шулай ук халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү.

“Безнең бурыч – республика, федераль программаларда катнашу һәм өстәмә эш урыннары булдыру өчен инвестицияләр җәлеп итү. Шулай ук чит илдән кертелә торган товарларны алыштыру өстендә эшләячәкбез”, - ди Марат Гафаров.

2018 елның 10 февраленнән Марат Гафаров Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкесе вазифаларын башкаручы булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot