Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә әзер
Шушы көннәрдә генә хуҗалыкларның чәчүгә әзерлеген конкурс оештырып, "Иң яхшы хуҗалыкларны" билгеләделәр.
(Чүпрәле, 7 апрель, "Татар-мнформ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Бүген Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина – трактор паркларында иртәдән кичкә кадәр киеренке хезмәт кайный. Әле генә ап – ак карга төренеп яткан басулар да үз төсенә керде. Димәк, кыр эшләре башланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Алда шундый олы мәшәкатьләр торганда, игенчеләрнең борчылулары да урынлы. Һава шартлары ничек килер, эшләрне агротехник срокларда үтәп булырмы, техника көйсезләнеп эштә тоткарлыклар тудырмасмы? Бүген аларны шундый сораулар борчый, дип яза район матбугаты.
Техника төзекләндерү һәм көйләү эшләре нигездә төгәлләнде. Шулай да кул кушырып утырырга күнекмәгән тынгысыз механизаторлар үз карамагындагы машина – тракторларны кабат – кабат күз уңыннан кичерә, майлау чарасын күрә. Соңгы көннәрдә язгы кыр эшләренә җәлеп ителә торган техниканың торышын ачыклау максатыннан семинарлар, "Гостехнадзор" инспекциясе тарафыннан катгый тикшерүләр дә үткәрелде. Әле шушы көннәрдә генә хуҗалыкларның чәчүгә әзерлеген Казаннан килүче белгечләр катнашында да карадылар һәм конкурс оештырып "Иң яхшы хуҗалыкларны" билгеләделәр.
Комиссия составында республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының үсемлекчелекне үстерү бүлеге киңәшчесе Ф.Зиннәтов, үзйөрешле машиналарның һәм башка төрле техниканың техник торышына күзәтчелек итү буенча Идарә белгече И.Җәлалетдинов, "Ак Барс" холдинг кампаниесе департаменты директоры Э.Хөсәенов, район агроидарәсе начальнигы И.Мөхәммәтҗанов, агроидарәнең баш белгечләре, "Гостехнадзор"ның райондагы бүлеге начальнигы И.Шәйхаттаров бар иде.
Конкурсның гомуми нәтиҗәсе иң югары 40 балл белән исәпләнде. Аның номинацияләре буенча "Машина – трактор паркының әзерлеге" (иң югары 25 балл), "Хезмәтне саклау" (иң югары 5 балл) һәм "Үсемлекчелек" (иң югары 10 балл) урыннар билгеләнде. Комиссия әгъзалары әйтүенчә, оста куллы механизаторлар булганда инде ышанычсыз саналган техника да сафка баса, аңа яңа "тормыш" бирелә. Комиссия районның барлык хуҗалыкларында да булып тракторларны, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын карадылар, төзекләндерү звеноларының эш шартлары һәм хезмәтне саклау эшен оештыру белән таныштылар, амбарлардагы чәчүлек орлыкларның торышын тикшерделәр.
Көн кичкә авышканда гына конкурска йомгак ясалды. Казан кунаклары Чүпрәле игенчеләренең фидакарь тырышлыгын югары бәяләделәр һәм район басуларында бөртеклеләрдән дә, азык культураларыннан да югары уңыш үстереп алуларына тулы ышаныч белдерделәр, моның өчен мөмкинлекләр булуын да әйттеләр. Аларның сүзен дәлилләп җаваплылыгы чикләнгән "П.В. Дементьев исемендәге агрофирма" җәмгыяте директоры Иван Павлов: "Үзебезнең хәлдән килгәнчә барысын да эшләргә тырыштык, һава торышы гына комачауламасын иде. Тракторларның һәм чәчү комплексларының техник әзерлеге 100 процент диярлек". Комиссия әлеге җәмгыять эшенә иң югары балларны куйды һәм конкурс җиңүчесе дип билгеләде. Дементьевлылардан аз гына калышып "Цильна" һәм "Ак Барс Чүпрәле" хуҗалыклары икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Җаваплылыгы чикләнгән "АгроТранспорт", "Агро Эталон" җәмгытьләре һәм "Низамов А." крестьян – фермер хуҗалыгы механизаторларының эше уңай бәяләнде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз