Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле районы Аграр яшьләре берләшмәсе еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады
Аграр яшьләр берләшмәсе агымдагы елда беренче эшен студентлар белән очрашудан башламакчы була
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чүпрәле муниципаль районының Аграр яшьләре берләшмәсе еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Чарада берләшмәнең авыллардагы беренчел оешмалары вәкилләре һәм районның актив яшьләре катнашты.
Бүгенге яшьләр – җәмгыятьнең иң актив өлеше булып тора. Шуңа да Аграр яшьләр берләшмәсенең райондагы бүлек җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев чыгышында, үткәрелүче чараларда яшьләр белән эшләүне активлаштыру мәсьәләсен күтәрде. Моның өчен төрле фестивальләр, конкурслар, гомумән, яшьләрнең ялларын кызыклы үткәрү чараларын үткәрүне максат итте. 2012 елда әлеге уңайдан башкарылган эшләргә тукталды. Аеруча бу өлкәдә актив эшчәнлек алып барган район үзәге яшьләрен, мәктәп укучыларын телгә алды.
Соңгы елларда яшьләрне хезмәт урыннары белән тәэмин итү, мәдәният үсеше, эмоциональ ярлылык, яшьләрнең җәмгыятькә карашы хакында да сүз кузгатылды җыелышта
Моннан тыш, яшьләрне эшмәкәрлеккә өйрәтү дә берләшмәдә бер юнәлеш булып тора. Әлеге юнәлештә Шланга авылыннан Альберт Мөхәррәмов һәм Иске Чүпрәледән Фәнил Яфизов укуларда булып, күп кенә яңалыкларны яшьләргә җиткерергә тырышалар. Кызганычка каршы, башка авылларда яшьләр әлегә бу өлкәдә “читтә тору” алымын хуп күрәләр. Шуңа да, Зөлфәт Сәгъдиев агымдагы 2013 елда бу юнәлештә эшләүне өстенлекле бурычларның берсе итеп күрсәтте.
Чарада, шулай ук, яшьләрнең форум эшләре, чыгарылыш кичәләре үткәрү, гомумән, 2012 ел дәвамында башкарылган эшләр барланды. Әлеге уңайдан беренчел Аграр яшьләр берләшмәләренең вәкилләре Альберт Мөхәррәмов һәм Фәнил Яфизов докладлары тыңланды.
Чарада Аграр яшьләр берләшмәләренең беренчел оешмаларын зоналарга бүлү хакында да сүз кузгатылды. Бердәм тавыш белән Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Иске Чокалы һәм Матак аграр яшьләр берләшмәләренең төп зоналары өчен тавыш бирелде. Аграр яшьләр берләшмәсе агымдагы елда беренче эшен студентлар белән очрашудан башламакчы була, әмма ул гадәти булмаячак. Чарада район җитәкчеләре катнашыр дип көтелә. Димәк, яшьләр өчен үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә тагын бер мөмкинлек булачак, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз