news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле район үзәгендә җәяүле кичү урыннарын яңарттылар

Юлдагы билгеләрне һәм тамгаларны яңартып тору юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итүдә төп рольне үти.

(Чүпрәле, 26 август, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Юлдагы билгеләрне һәм тамгаларны яңартып тору юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итүдә төп рольне үти. Шушы максаттан район үзәгендәге юлларны тиешле дәрәҗәдә тоту буенча җаваплылыгы чикләнгән “Фламинго” җәмгыяте даими кайгыртучанлык күрә, – дип яза район газетасы. 

Әле шушы көннәрдә генә җәяүлеләр кичүе өчен билгеләнгән урыннарда юл тамгаларын яңарттылар. Тиздән уку елы башланып балаларның мәктәпкә йөрүләрен дә исәпкә алганда, бу бик мөһим чара. Аннан соң вакыт көзгә таба авышкан саен көннәрнең кыскара баруы да җәяүлеләрнең иминлеге өчен беркадәр дәрәҗәдә куркыныч тудыра. Яңартылган юл тамгалары шоферларга да яхшы күренә.

“Әле көннәр эссе тора, шуңа күрә тамгалар ясау өчен дә бик кулай”, – ди җәмгыять хезмәткәрләре. Юллардагы тамгалар һәм билгеләр ел саен яңартылып тора. Әмма вакыт үтү белән алар бөтенләйгә диярлек юылып юкка чыга.

“Автотранспортчыларның һәм җәяүлеләрнең тормышын,сәламәтлеген саклау өчен район юлларындагы хәрәкәтнең иминлеген тәэмин итәргә кирәк”, – ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

“Һава торышы факторларыннан тыш, хәрәкәтнең ешлыгы, бигрәк тә шипалы тәгәрмәчле автомашиналар арткан саен юл тамгаларының “гомере” кыскара бара. Монда иң тотрыклы технологияләр дә әллә ни көч күрсәтә алмый”, – ди “Фламинго” эшчеләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100