news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле район архивы конкурста грант отты

Грант ярдәме конкурсында катнашу өчен “Чүпрәле районының үткәне һәм бүгенгесе фоторәсемнәрдә” дигән тема сайлап алынган.

(Чүпрәле, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як" , Римма Мәүлетова). ”РФ архив фонды документларын һәм башка архив документларын куллану һәм популярлаштыру буенча  проектларга ярдәм күрсәтү” номинациясендә район архив бүлеге проектының җиңү яулавы һәм грант отуы билгеле булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Конкурс агымдагы елның 1 сентябреннән игълан ителде һәм анда катнашырга теләүчеләр үзләренең проектларын 20 сентябрьгә кадәр тапшырырга тиешләр иде. Грант ярдәме конкурсында катнашу өчен  “Чүпрәле районының үткәне һәм бүгенгесе фоторәсемнәрдә” дигән тема сайлап алынган.

Проект әзерләү барышында архив бүлеге җитәкчесе Гөлшат Вәлиева "Чүпрәле районының үткәне һәм бүгенгесе фоторәсемнәрдә” мәгълүмат системасын һәм фондын булдыруны максат итеп куйган. 17 октябрьдә исә ул үзенең проектын Казан шәһәренә барып, халык тыңлауларында яклаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100