Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле пенсионерлары компьютер грамоталыгына өйрәнү курсларына языла ала
Укулар 1 апрельдә башлана һәм 31 майга кадәр дәвам итә.
(Чүпрәле, 26 март, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле пенсионерлары компьютер грамоталыгына өйрәнү курсларына языла ала. Укулар 1 апрельдә башлана һәм 31 майга кадәр дәвам итә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Татарстан Республикасы буенча “Россия Пенсионерлар союзы” ның региональ бүлекчәсе 55 яшьтән узган хатын – кызларны һәм 60 яшьтән олырак яшьтәге ирләрне 42 сәгатьлек программа буенча компьютерга өйрәтү максатыннан өстәмә төркем җыя.
Курсларга язылу өчен 279 – 25 – 02 телефоны буенча 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр һәм 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр шалтыратырга кирәк. Дәресләр Казан шәһәренең Некрасов урамындагы 7 нче йортта оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз