Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле пенсионерлары компьютер грамоталыгы турында сертификат алды
Әлеге авыл җирлегендә мондый курслар беренче мәртәбә оештырылды.
(Чүпрәле, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, “Туган як”, Рәшит Фәтхуллов). Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Чәке урта мәктәбе базасында оештырылган курсларда укулар тәмамланды һәм унлаган өлкән яшьтәге кеше компьютерга өйрәнгәнлекләрен дәлилләп сертификат алды, дип яза районның "Туган як" газетасы.
Укулар узган елның октябрендә башланган иде. Әлеге авыл җирлегендә мондый курслар беренче мәртәбә генә оештырылды. Ветераннарның җирле советы рәисе Николай Кузьмин әйтүенчә, авылның иң актив өлкәннәре беренчеләрдән булып исемлеккә язылган һәм укуда да сынатмаган. Урта мәктәпнең информатика укытучысы Фаяз Хафизов та үз шәкертләреннән бик канәгать. “Өлкән яшьтә булуларына да карамастан, компьютерга өйрәнү теләкләре бик зур аларның. Һәр дәрестә үтелгән темаларны дәфтәрләренә теркәп, конспектлап бардылар. Үзләштерергә кыенрак темаларны кабат–кабат өйрәнергә туры килде. Хәзер һәр укучым папкалар, файллар, интернет–браузерлар һәм электрон почта белән иркенләп эшли белә. Социаль челтәрләрдә һәм популяр яңалыклар сайтларында яхшы ориентлашалар. Дәүләт хезмәте порталына һәм Россиянең Пенсия фонды сайтындагы “Гражданинның шәхси кабинеты” на ничек теркәлергә кирәклеген дә өйрәнделәр”, – ди Фаяз Кузьмин.
Сертификатлар тапшырырга килгән Россия пенсионерлар берлегенең райондагы бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов өлкәннәрне укудагы югары өлгерешләре белән тәбрик итте. “Интернет челтәре буенча электрон формада дәүләт хезмәтләреннән файдалану, шул исәптән Пенсия фондыннан мәгълүматлар алу көннән–көн киңәя бара. Әлбәттә, моның өчен компьютерда яхшы эшли белергә кирәк. Берничә ай дәвамында сез моңа ирешә алдыгыз дип саныйм. Әмма, ирешелгәннәр белән чикләнергә ярамый, алган белемегезне тулыландыра барырга кирәк. Сезгә уңышллар телим”, – диде Дамир Алимов.
“Киләчәктә дә авыл җирлегендә курслар эшләсен иде, компьютерга өйрәнергә теләүче авылдашларыбыз бар”, – дип сүзгә кушылды авыл ветераннары советы башлыгы Николай Кузьмин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз