news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле пенсионерлары биш еллык эшкә йомгак ясады

Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе эшчәнлегендә иң актив эш алып баручыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

(Чүпрәле, 1 декабрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле пенсионерлары биш еллык эшкә йомгак ясады. Район пенсионерлары форумында 300 дән артык вәкил катнашты. Олы яшьтә булуларына да карамастан, үзәктән шактый ук ерактагы авыллардан да килүчеләр дә бар. Аларны, бигрәк тә, пенсионерларның бүгенге тормышы һәм киләчәге кысыксындыра. Җыелыш барышында залдан шуңа юнәлдерелгән сораулар да яңгырады, дип яза җирле басма.

Алар биредә оештырылган күргәзмәләрдә пенсионерларның кул эшләре һәм РФ Пенсионерлар союзы иҗтимагый берләшмәсенең җирле бүлекчәсе эшчәнлеген чагылдырган мәгълүматлар белән таныштылар. Республика һәм район күләмендә яуланган Мактау Грамоталары, Дипломнар һәм медальләр генә дә әлеге бүлекчәнең уңышларын раслый. Ә алар дистәдән артык. Димәк, районыбыз пенсионерлары арасында лаеклы ялда булуларына да карамастан актив тормыш белән яшәүчеләр бар. Бу хакта бүлекчә башлыгы Дамир Алимов үзенең докладында аеруча ассызыклап әйтте. "Бүгенге буын пенсионерларын моннан ун – унбиш ел электәгеләр белән чагыштырып та булмый. Аларда энергия дә җитәрлек, йөз- кыяфәт тә әйбәт сакланган. Моны, бәлки, тормыш шартларының яхшыра баруы һәм йорт мәшәкатьләренең беркадәр кимүе белән аңлатырга кирәктер. Пенсионерларның буш вакыты күп. Иң мөһиме аны дөрес һәм файдалы үткәрергә кирәк.

Район башлыгы Александр Шадриков белән очрашкан саен сүз шул турыда була. Ул өлкәннәребез тормышын һәм социаль көнкүрешен һәрдаим игътибар үзәгендә тота, төрле чаралар оештыруда да һәрчак ярдәм күрсәтергә әзер. Беренче чиратта, андый ярдәм булмаса без әллә ни эш майтара да алмас идек",- ди ул.

Татарстан Республикасы буенча "Россия Пенсионерлар берлеге" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе Идарәсе рәисе, ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесенең киңәшчесе Любовь Мишина да район пенсионерлар бүлекчәсенең эшенә югары билге куйды һәм барлык күрсәткечләр буенча да әлеге оешманың республика күләмендә алдынгы урыннарда баруын әйтте. Район башлыгы Александр Шадриков та пенсионерлар оешмасының никадәр җаваплы һәм әһәмиятле эш алып баруын ассызыклап: "бирегә килүчеләрнең һәркайсы олы тормыш юлы үтеп зур тәҗрибә туплаган һәм төрле елларда район үсеше өчен үзеннән лаеклы өлеш керткән шәхес. Сезнең белән аралашу миндә канәгатьлек хисе тудыра. Сезнең һәр сүзегездә хаклык һәм дөреслек бар. Шуңа күрә дә әлеге оешманың тотрыклы эшләп өлкәннәребез файдасына хезмәт итүен телим",- диде.

Ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров, Түбән Чәке авылы җирлегенең ветераннар советы башлыгы Николай Кузьмин һәм тармаклы технологияләр техникумында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионер Дамир Садыйков, Буа шәһәрендәге районара Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рәфыйк Җәлалов та бүлекчәнең эшен югары бәяләделәр, киләчәктә кулланма итеп алырлык фикерләр әйттеләр. Пенсионерларның пенсия күләме, дарулар белән тәэмин ителеш кебек проблемалар да күтәрелде. Илдәге икътисадый хәлне күзаллаганда мондый моң – зарга шикләнергә урын да калмый. "Федераль Хөкүмәт һәм Дәүләт думасы хәлне яхшырту өчен мөмкинлекләрдән чыгып төрле чаралар күрә, алдагысының яхшы булуына өмет итик",- ди Любовь Николаевна. Аннан соң киләсе биш ел өчен бүлекчәнең биш кешедән- Дамир Алимов, Петр Гордеев, Иршат Закиров, Зоя Кузнецова һәм Мансур Хәйруллиннан торган яңа составы сайланды. Алар бер тавыштан бүлекчәнең башлыгы итеп Дамир Алимов кандидатурасын күрсәттеләр. Җыелыш ахырында Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе эшчәнлегендә иң актив эш алып баручыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100