news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле муниципаль район Советы утырышында 2019 елга бурычлар билгеләнде

Утырыш азагында хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр.

Чүпрәле муниципаль район Советы утырышында 2019 елга бурычлар билгеләнде
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 21 февраль, "Татар-информ", "Туган як"). Кичә Чүпрәле муниципаль районы Советының XXXIV-нче утырышы узды, анда 2018 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, хезмәт ветераннары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, җәмәгать берләшмәләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

«Чүпрәле муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында» доклад белән район башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясады, фикер алышуларда «Государев Амбар» ҖЧҖ директоры Васил Сәлахов, Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов чыгышлары тыңланды.

Марат Гафаров докладында район үсешенең төп ресурсы аның икътисади потенциалында икәнлеген билгеләп үтте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үз чыгышында: "Чүпрәле районыүз бурычларын уңышлы хәл итә, әмма иң югары икътисадый күрсәткечләргә ирешү өчен кулланмаган резервлар бар", дип искәртте. Аерым алганда, ул авыл хуҗалыгын, җитештерүне арттыру, кече һәм урта бизнесны үстерү кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Совет утырышында шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе дә каралды. Әлеге вазыйфага ачык тавыш бирү юлы белән Данис Габделхарис улы Сатдинов сайланды.

Утырыш ахырында Юрий Камалтынов һәм Марат Гафаров хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100