news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле һәм Әтнәдә урманнар барлык территориянең биш процентын гына тәшкил итә

Урман утырту бүлеге башлыгы Татарстанда иң күп һәм аз урманлы районнарны атады.

Чүпрәле һәм Әтнәдә урманнар барлык территориянең биш процентын гына тәшкил итә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Чүпрәле һәм Әтнәдә урманнар барлык территориянең 5 процентын гына тәшкил итә. Иң “яшел” район булып Нурлат санала. Бу хакта “Татар-информ”да Татарстан урманнарыннан файдалануга багышланган матбугат конференциясендә урманнарны яңадан үстерү һәм урман утырту бүлеге башлыгы Тимур Галиев хәбәр итте.

“Урманчылар терминологиясендә агачларның 85 проценты үсеп китә икән, бик яхшы күрсәткеч булып санала. Урманчылар корыган агачларны карап тора, алар урынына яңаны утырталар. Бүгенге көндә бездә агачларның 85 проценты яхшы үсә. Без аны һәрдаим күзәтеп торабыз, ел саен корыганнарын алыштырырга тырышабыз. 2014 елның язында Татарстан Бакчасарайга 30 мең агач алып барды, алар "Дуслык аллеясы"на утыртылды. Без андагы урманчылар белән элемтәдә торабыз, үсентеләр яхшы гына үсеп утыралар. Урманчыларның төп эшләре – урман фондын саклап һәм карап тору. Урман фондына шәһәр эчендәге агачлар, парк, скверлар керми”, - диде ул.

Тимур Галиев Чүпрәле һәм Әтнәдә урманнар барлык территориянең 5 процентын тәшкил итүен әйтте. Киләчәктә әлеге күрсәткечне 10 процентка арттырырга тели алар.

“Урманчылар күзлегеннән караганда, проблемалы зоналар дип, урманнар 17, 5 проценттан түбән территорияне биләгән очракта әйтәбез. Безнең андый муниципаль районнар бар, Чүпрәле һәм Әтнәдә урманнар барлык территориянең нибары 4-5 процентын гына алып тора. Галимнәр тарфыннан расланган, кеше уңай шартларда яшәсен өчен урманнар 25 проценттан да ким булырга тиеш түгел. Шуңа күрә бу ике районда без ел саен ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә яңа урманнар утырту белән шөгыльләнәбез. 100-200 га урманнар утыртырга тырышабыз. Зур адымнар белән алга барып булмый, ул матди чыгымнар һәм кул көчләре тәлап итә. Киләчәктә 10 процентка килеп җитәрбез. Агачларны авыл хуҗалыгы өлкәсенә зыян китерми торган җирләргә утыртабыз, чокырлы һәм ташландык җирләргә. Иң күп урманлы район булып Нурлат районы санала, иң аз урманлы район – Чүпрәле”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100