news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле мөселманнары командасы казыят кубогына волейбол ярышларында җиңү яулады

Чүпрәле мөхтәсибәт командасы 1нче урынга лаек булды.

(Чүпрәле, 21 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Буа районы "Яшьлек" спорт сараенда- Көнбатыш казыят кубогына волейбол ярышы булып узды. Ярышта Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Алабуга, Чирмешән районнарыннан командалар катнашты. Әйтергә кирәк, казыят кубогына мондый төрдәге спорт ярышлары әле беренче тапкыр гына уздырыла, дип яза Чүпрәле районының "Туган як" газетасы.

Шуңа да карамастан, уенчы мөселманнар сынатмадылар. Алай гына да түгел, Чүпрәле мөхтәсибәт командасы 1нче урынга лаек булды. 2нче урында - Чирмешән командасы, 3нче урында-хуҗалар - Буа командасы. Җиңүчеләргә мөхтәсибәт исеменнән истәлекле бүләкләр, казыят исеменнән мактау кәгазьләре тапшырылды.Команда составында Айрат Нәсыйбуллин (капитан), Ильмас Әюпов, Рамиль Айзятов, Эмиль Вәлиуллин, Раиль Исхаков, Ленар Садриев, Илсаф Айзятов, һәм команда тренеры Гомәр хәзрәт Рәкыйпов уйнадылар.

Райондагы "Җәмигъ" мәчетендә район башлыгы исеменнән волейболчылар командасын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов котлады. Район мөхтәсибәтенең дини-әхлакый өлкәдәге эшчәнлегеннән тыш, үз мисалларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда зур өлеш кертүләрен белдерде. Киләчәктә дә мондый спорт ярышларында уңышлар теләде. Район мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйпов җиңү белән котлап, изге Коръән китабы тапшырды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100