news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле мөхтәсибәте җыелма командасы ярышларда беренче урынны алган

Кунакларга "Гыйбадәте Исламия" китаплары бүләк ителде.

Чүпрәле мөхтәсибәте җыелма командасы ярышларда беренче урынны алган
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 17 апрель, "Татар-информ", "Туган як"). Кайбыч районында көньяк–көнбатыш казыяте мөхтәсибәтләре арасында волейбол һәм суда йөзү буенча ярышлар узды. Анда Чүпрәле мөхтәсибәте җыелма командасы беренче урын алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Җәмигъ” мәчете имамы Гомәр хәзрәт Рәкыйпов җитәкчелегендә Чүпрәле мөхтәсибәте җыелма командасы суда йөзү ярышында беренчелекне, волейбол буенча икенче урынны яулады. Гомум команда нәтиҗәләре буенча ярышларда чүпрәлеләр беренче урынга чыкты.

Соңыннан ярышчы егетләргә бәйрәм өстәле хәзерләнде, вәгазьләр сөйләнде һәм барлык килгән кунакларга да халкыбызның мирасы булган "Гыйбадәте Исламия" китаплары бүләк ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot