Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле һәм Буа электр челтәре компаниясе хезмәткәрләре приют балаларына шатлык өләште
"Җылы йорт" социаль приютында бүгенге көндә 30га якын бала тәрбияләнә, шуларның 9ы мәктәпкәчә яшьтәге балалар.
(Чүпрәле, 22 декабрь, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова ). Чүпрәле һәм Буа электр челтәре компаниясе хезмәткәрләре приют балаларына шатлык өләште. Уби авылындагы "Җылы йорт" социаль приютында бүгенге көндә 30га якын бала тәрбияләнә, шуларның 9ы мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Әти- әниләре исән булып та, монда яшәргә мәҗбүр булган сабыйларның күзләренә карап күңел сызлана, дип яза җирле басма.
20 декабрь көнне "Җылы йорт" социаль приютына Буа һәм Чүпрәле электр челтәре компаниясе хезмәткәрләре кунакка килде. Кунакларны "Җылы йорт" приюты җитәкчесе Алевтина Хәлилова бик җылы каршы алды. Кунаклар өчен башлап приют буенча экскурсия ясалды. Әйтергә кирәк, биредә балалар өчен бөтен шартлар да тудырылган, төрле түгәрәкләр эшләп килә, телисең икән, компьютер бүлмәсендә шөгыльләнә аласың, бассейннары бар, әти-әниләре белән очрашу өчен тере табигатьле почмаклы бүлмә зәвыкъ белән җиһазланган, балаларның кул эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмәләр оештырылган. Боларның барысы да килгән кунаклар күңеленә хуш килде. Һәр бүлмә, җиһаз белән таныштырганда Алевтина Хәлилова приютка ярдәм кулы сузучы иганәчеләрнең, оешмаларның да исемнәрен атады.
Марат Шәриповны, Зөлфия Хәсәнованы, Альбина Алиуллованы, Илдус Алиулловны, Айдар Сәлаховны, Галина Дементьеваны берләштергән делегация балалар янына Яңа ел бәйрәме уңаеннан һәм Буа, Чүпрәле районнары электр челтәре компанияләре хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән бүләкләр дә алып килгәннәр иде. Әлеге бүләк-пакетларда исә төрле тәм-томнан башланып, көнкүрештә кулланылучы кирәк-яраклар да тутырылган. Моннан тыш, балалар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындлагы театральләштерелгән тамаша да әзерләп килгәннәр иде. Приютта тәрбияләнүче балаларның бәйрәмнәре күңелле үтсен өчен бөтенесен дә эшләргә тырышканнар алар, Кыш бабай сумкасындагы бүләкләре дә саллы иде. Бәйрәмгә балалар үзләре дә ныклап әзерләнгәннәр, шигырьләр өйрәнгәннәр, аларны рәхәтләнеп сөйләделәр, бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Кыш бабай, Кар кызы белән берлектә уйнадылар, чыршы тирәсендә әйләнделәр.
Бәйрәм ахырында кунаклар балаларга киләчәк тормышларының имин булуын, бәхетле мизгелләрдән генә торуын теләделәр һәм аларга Яңа ел күчтәнәчләрен өләштеләр.
Балаларның йөзләрендә балкыган елмаю, күзләрендәге очкыннар бәйрәмнең онытылмаслык мизгелләр бүләк итүенә бер дәлил иде.
Шушы көннәрдә генә Татар Төкесе авылындагы Кадыкай Абыз бабай мәчетеннән имам Хамзә Садыйков һәм мәзин Фәрит Хәнҗәров приютка килеп, балаларга Яңа ел бүләгенә 10 мең сум акча бүләк иттеләр, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз