Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле өлкәннәре хастаханәгә махсус машинада килә
Әлеге хезмәттән беренче чиратта хәрәкәтләре чикләнгән ялгыз, инвалид өлкәннәр файдалана.
(Чүпрәле, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында 65 яшьтән узган өлкәннәрне хастаханәгә диспансерлаштыру узу өчен табибка күренергә махсус "LADA Largus" машинасы белән йөртә башладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу эш “Демография” милли проектының “Өлкән буын” программасы нигезендә тормышка ашырыла. Шушы максатка “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә яңа автомашина кайтты. Әлеге хезмәттән беренче чиратта хәрәкәтләре чикләнгән ялгыз, инвалид өлкәннәр файдалана.
Бүгенге көндә яңа мобиль транспорт ярдәмендә район үзәк хастаханәсенә барлыгы 99 өлкән яшьтәге кеше китерелгән. Алар - Зур Аксу, Чуваш Бизнәсе, Городище, Татар Шатрашаны, Югары һәм Түбән Каракитә, Иске Чокалы, Яңа Чүпрәле, Иске Элмәле, Татар һәм Алешкин-Саплык, Иске һәм Яңа Задур авылы картлары.
График нигезендә, шул рәвешле, ел ахырына кадәр 65 яшьтән узган 400ләп өлкән кеше хастахнанәгә диспансерлаштыру узарга киләчәк. Әлеге эш “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, район үзәк хастаханәсе һәм авыллардагы медицина хезмәткәрләре ярдәмендә, бергә башкарыла.
Авылларда фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре диспансерлаштыру узарга тиешле өлкәннәрне кисәтеп куя. Район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре аларны каршы ала. Районның бүлек белгечләре исә өлкәннәрне автомашина белән озатып йөри. Өлкәннәр башлыча, флюорография, ЭКГ узалар, участок терапевтларына күренәләр, булган зарларын табибларга җиткерәләр.
Автомобиль биш пассажирга исәпләнгән. Анда кресло-коляска өчен дә бер урын каралган. Димәк, физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше кресло-коляскасы белән дә автомашинага утыра ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз